Кырмыскалы районы хакимиятендә узган Иҗтимагый палатаның чираттагы җыелышында үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде.
Иҗтимагый палатаның чираттагы утырышын аның әгъзалары көтеп алды. Чөнки пандемия чорында чараларның күбесе онлайн-форматта үтте, эшчәнлекне дә тулыканлы итеп оештыру мөмкинлеге булмады. Шуңа карамастан, башкарган эшләр аз түгел. Иҗтимагый оешманың җитәкчесе Светлана Дмитриева аларның һәммәсенә аерым тукталып үтте.
Пандемия белән бәйле байтак чикләүләр бетерелү сәбәпле, хәзер эшчәнлекне тиешенчә планлаштырырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, Иҗтимагый палата әгъзалары, күзәтчелек эшчәнлегеннән тыш, барлык чараларда катнашырга һәм оештыру эшләрен дә үз өсләренә алырга тиеш. Боларның барысын да Светлана Витальевна шушы ел планына керткән.
Шуларга өстәп, Кырмыскалы гимназиясендә уңышлы эшләп килүче В. Вахитов исемендәге хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Марат Әбүбакиров Җиңү бәйрәме алдыннан райондагы барлык һәйкәлләрнең торышын тикшереп чыгарга тәкъдим итте. Авыл зиратларын карап чыкканда да зыян итмәс иде, чөнки май аенда өмәләр башлана. Кызганычка каршы, мондый чаралардан соң, башлыча, барлык чүп зират эчендә ятып кала. Бу ямьсез күренешне туктатырга кирәк, авыл биләмәләре хакимиятләре дә бу эшне күзәтү астына аларга һәм чүпне чыгаруда ярдәм күрсәтергә тиеш, дип билгеләде оешма әгъзалары.
Шулай ук июнь аенда район үзәгендәге урам командалары арасында футбол турниры оештырганда да бик шәп булыр иде, дип өстәде Марат Тимерҗан улы. Физик культура укытучысы буларак, бу эшнең төп өлешен ул үз өстенә алачак. Шул ук вакытта турнирны кайда оештыру проблемасы юк. Авылның һәр өлешендә заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыклары, мәктәпләр янында стадионнар бар. Район үзәгендә оештырганнан соң, авыл халкын берләштерүче, сәламәт һәм актив тормышны пропагандалаучы мондый чараларны башка авыл биләмәләрендә дә үткәрергә мөмкин булачак.
Шулай ук очрашуда райондагы коммерция нигезендә булмаган оешмалар һәм аларның эшчәнлегенең ачыклыгы турында барды. Әлеге вакытта районда мондый дүрт оешма исәпләнә. Әлбәттә, безнең район өчен бу күп түгел. Шул ук вакыттта аларның санын арттыру түгел, ә нәтиҗәле эшчәнлекләрен тәэмин итү бурычы тора. Бу уңайдан район хакимиятенең аналитика бүлеге начальнигы Рушания Хәмәтгалимова әлеге юнәлештә эшне оештыру, грант проектларын язу һәм тормышка ашыру турында бик җентекле сөйләде.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.