+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 март 2022, 05:37

Михалковны кулга алганнар

Билгеле режиссерга тоташ бер илнең «территориаль бөтенлегенә кул сузуда» шик белдерелгән.

Михалковны кулга алганнарМихалковны кулга алганнар
Михалковны кулга алганнар

"Никита Сергеевич Михалков... Украинаның бәйсез, суверен, гадел суды Украина прокурорларына, шикләнелүче буларак чик кую чарасын сайлау өчен, Украина судына илтеп җиткерү максатыннан, сезне тоткарларга рөхсәт итте», — дип яза Украина Генпрокуроры Ирина Венедиктова Facebook сәхифәсендә.

Аның сүзләренә караганда, Михалков «теләсә кайсы цивилизацияле дәүләт чиген үткәндә» кулга алынырга мөмкин.

"Страна.иа" басмасы билгеләп үткәнчә, Украинаның Иминлек хезмәте Михалковны илнең территориаль бөтенлегенә кул сузуда гаепли, шуңа аны читтән торып кулга алганнар. Венедиктова сүзләренә караганда, режиссерны халыкара эзләүгә игълан итүнең рәсми процедурасы эшләтеп җибәрелгән дә инде.

Фото: РИА "Новости"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас