+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 март 2022, 12:20

Кредитларны түләми торсак та була...

Русиядә 1 марттан 30 сентябрьгә кадәр кредит түләми торырга рөхсәт иттеләр.

Кредитларны түләми торсак та була...Кредитларны түләми торсак та була...
Кредитларны түләми торсак та була...
Дәүләт думасы кешеләрнең һәм кече, урта эшкуарлык субъектларының, шул исәптән ипотека буенча, яңа кредит каникулына хокукы турында законны икенче, өченче укуда кабул итте.

Русия Хөкүмәте керткән документта агымдагы елның 1 мартына кадәр кредит килешүен төзүчеләргә шундый хокук бирелә. Алар 1 марттан 30 сентябрьгә кадәр кредиторга кредит каникулы бирү турында таләп белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә Министрлар кабинеты әлеге ташламалы чорны озайта алачак. Дәүләт думасының Икътисади сәясәт буенча комитеты рәисе Максим Топилин сүзләренә караганда, “ковид” чорында инде мондый хокуктан файдаланган кешеләр һәм эшкуарлар да янә каникул сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Русиядә кредит каникулы ким дигәндә ярты елга бирелә. Ул кредит буенча түләүләрне кичектерүне яки айлык түләүләр күләмен киметүне күздә тота. Яңа каникул бирү шартлары элеккечә: керемнәрнең 30 проценттан күбрәккә кимүе, кредит күләменең Министрлар кабинеты билгеләгән чиктән артып китмәве, хәзерге вакытта кредит алучының мондый ташламадан файдаланмавы.

Фото: "Главбух"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас