Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалының "Хатын-кызлар бәхете территориясе" программасында туры эфирда гүзәл затларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлады.
"Мин сезнең белән студиядә булмавым өчен гафу үтенәм, чөнки хезмәт бурычлары буенча Зианчура районындамын, без Андрей Назаров белән бергә һәлак булган офицер Алексей Кондратьевны соңгы юлга озаттык. Мин барлык сөйкемле хатын-кызларыбызга да шуны әйтергә телим: яратыгыз һәм яратылыгыз, сөеп-сөелеп, озак һәм бәхетле гомер кичерердәй якын кешеләрегез булсын, ана булу бәхетен татып, балалар үстереп, шатланып яшәвегезне телим.
Ә минем өчен, республика җитәкчесе буларак, хатын-кызлар - ышанычлы партнерлар. Аларны һәрвакыт җаваплылык, эшкә җентекле карау аерып тора, шуңа күрә без хатын-кызлар белән рәхәтләнеп эшлибез һәм киләчәктә структура бүлекләрендә алар күбәячәк", - диде Радий Хәбиров.
Шулай ук төбәк җитәкчесе 6 мартта православие христианнарының зур бәйрәм - "Прощёное воскресенье"не билгеләп үтүен искәртте. Радий Хәбиров барлык хатын-кызлардан гафу үтенде.
"Безнең өчен 8 Март бәйрәме әбиләр, хатыннар, аналар, кызлар белән ассоциацияләнә. Һәм без эшләгәннәрнең барысы да сезнең өчен, кадерле хатын-кызлар. Башкортстанда хатын-кызлар алдынгы позицияләрдә. Безнең Хөкүмәттә сигез хатын-кыз бар инде. Озын гомер һәм сәламәтлек телим сезгә", - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Республика Башлыгы әйтүенчә, арытаба ул Сибайга бара, анда чираттагы медицина учреждениесе ачылачак.