+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 март 2022, 13:28

"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"

6 мартта БСТ телеканалының туры эфирында "Хатын-кызлар бәхете территориясе" Ачык Академиясенең телемарафоны узды.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан программада матур теләкләр, яхшы киңәшләр һәм теләктәшлек итүче сүзләр күп булды.

"Һичшиксез, пандемиядә уйлап табылган телемарафон форматы бик кызыклы һәм уңайлы. Ачык Академиянең шәһәр һәм районнарда күчмә чаралары - безнең төп эшчәнлек юнәлешебез. Мондый форматта мөһим мәгълүматны күпкә яхшырак һәм продуктиврак җиткерергә мөмкин. Алга планнарыбыз күп!" - дип уртаклашты Ачык Академия авторы, табиб-стоматолог, ортодонт Каринэ Владимировна Хәбирова.

Гаилә, бәхет, мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту - һәр кеше өчен актуаль булган темалар эфирда яңгырады. Тамашачыларны сәламәтлеге һәм матурлыгы, үз хыял-теләкләрен тормышка ашыру, сәнгать һәм иҗат турында әңгәмәләр, шулай ук актуаль мәсьәләләргә ир-ат фикере кызыксындырды.

Йолдызлы спортчы, өч тапкыр Олимпия призеры Эдуард Латыйпов алып баручылар белән стейк әзерләде һәм узган Олимпиада турында тәэссоратлары белән уртаклашты. Аны хатыны һәм кызы ничек хуплаулары турында сөйләде.

"Минем гаиләм минем өчен - ярдәм һәм таяныч. Һәрвакыт, шатлыклы яки ямансу булганда, алар минем янымда. Һәм минем өчен бу иң мөһиме. Нәкъ менә хатын-кыз кайгырту, наз, мәхәббәт, өй учагы җылысын бүләк итә ", - диде Эдуард.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ратмир Мәүлиев, Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры директоры Илмар Әлмөхәммәтов һәм Башкортстанның милли симфоник оркестры директоры Артур Назиуллин бик күп катлаулы сорауларга намуслы һәм ирләрчә җаваплар бирделәр. Аларны җәмгыять тормышында хатын-кызның үсә баручы роле куркытмыймы? Ир-атлар үз позицияләренең бер өлешен бирергә әзерме? Ир-егетләр хәзер кызыклы үзгәрешләр чоры, җәмгыятьтә хатын-кызның роле бәяләп бетергесез, дигән фикердә килделәр һәм хәтта ир-атның иң катлаулы эшен хатын-кыз иңәренә салалар дип билгеләделәр. Һәркем хатын-кыз турында үзенең яраткан канатлы сүзләре белән уртаклашты, әмма Илмар Разинович әйткән "Хатын-кызны эзләгез" фильмыннан цитата тамашачылар күңелендә калды: "Яхшы хатын булганда ир кеше дә кеше була ала".

Барысына да ничек өлгерергә, эшне һәм гаиләне ничек бергә алып барырга һәм хәзерге чынбарлыкта күпбалалы уңышлы гаилә булырга мөмкин икәнлеге турында "Многодеток" балалар белән шөгыльләнү үзәге җитәкчесе, күпбалалы әни Ирина Сухарева сөйләде.

Гаилә мөнәсәбәтләрен саклау серләрен Башкортстанның халык артистлары Нәзифә Кадыйрова һәм Гали Алтынбаев, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова ачты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та БСТ телеканалының "Хатын-кызлар бәхете территориясе" программасында туры эфирда гүзәл затларны якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлады.

"Мин барлык сөйкемле хатын-кызларыбызга да шуны әйтергә телим: яратыгыз һәм яратылыгыз, сөеп-сөелеп, озак һәм бәхетле гомер кичерердәй якын кешеләрегез булсын, ана булу бәхетен татып, балалар үстереп, шатланып яшәвегезне телим.

Ә минем өчен, республика җитәкчесе буларак, хатын-кызлар - ышанычлы партнерлар. Аларны һәрвакыт җаваплылык, эшкә җентекле карау аерып тора, шуңа күрә без хатын-кызлар белән рәхәтләнеп эшлибез һәм киләчәктә структура бүлекләрендә алар күбәячәк", - диде Радий Хәбиров.

"Хатын-кызлар бәхете территориясе" Ачык Академиясенең өч сәгатьлек телемарафоны тамашачыларга әйтеп бетергесез хис-кичерешләр, акыллы фикерләр һәм илһамландыручы идеяләр бүләк итте. Һәм тагын бер тапкыр шуңа инандырды - бәхет күпкырлы һәм аңлаешсыз, ләкин һәрберебездә яши.

"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"
"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"
"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"
"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"
"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"
"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"
"Яхшы хатын булганда, ир-ат та кеше була ала"
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас