+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 март 2022, 18:47

Алар елның һәр мизгелендә матур

Хатын-кызлар бәйрәмендә “Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендә (https://vk.com/kiziltan102) оештырылган гүзәлләр бәйгесен искә алып үтү урынлы булыр. “Җәй сылуы” бәйгесе җиңүчеләренең елның һәр мизгелендә матур булуын вакыт үзе раслады.

Алар елның һәр мизгелендә матурАлар елның һәр мизгелендә матур
Алар елның һәр мизгелендә матур

Светлана Гәрәевага “Җәй сылуы” конкурсында җиңәргә Ходай үзе кушкандыр. 31 ел гомерен укытучылык эшенә багышлап, Октябрьский нефть колледжында химия фә­неннән белем бирүче Светлана Рабис кызының элекке укучылары илебезнең кайсы төбәкләрендә генә яшәми һәм эшләми! Алар, дәррәү күтәрелеп, укытучылары өчен тавыш биргән. Югары категорияле укытучы-методист, Башкортстанның мәгариф отличнигы, “Ел укытучысы” конкурсында җиңүче Светлана Гәрәеваның педагоглар коллективында абруе зур. Шуңа коллегалары да читтә калмаган. Шушы ук уку йортында ул ире белән бергә эшли. Ике педагог гаиләсендә кечкенә педсовет та булып алырга мөмкиндер әле. Ә улы белән килене – юристлар гаиләсе. Кечкенә оныгы Таирага куанып яши Гәрәевлар гаиләсе.
Чакмагыш районының Рапат авылы кызы Светлана Бөре педагогия институтында югары белем алган. Бүген авылда әнисе Рәсимә апа Ильясова туган йорты утын сүндермичә, ямьләп-нурлап яши. Ул шигырьләр яза. Иҗатташ дуслары, туганнарына бер сүзе җиткән, дәррәү Светлана өчен тавыш биргәннәр.
Менә шулай “Бердәмлектә – көч” әйтеменең хаклыгына инанып, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре белән бергә булудан ямь-тәм табып яши Гәрәевлар гаиләсе.

Ләйсән Шәрипова – Кырмыскалы райо­ны­ның Иске Шәрәй авылы сылуы. Ул тугры дусла­рының күп булуына сөенеп яши, бәйгедә аларның зур яр­дәмен тойган.
Ләйсән Хәзит кызы – тумышы белән Бакалы райо­нының Яңа Корыч авылыннан. Менә инде 10 елдан артык Кырмыскалы районында яши һәм шул вакыт дәвамында Сахай авылы биләмәсе хакимиятендә эшләр идарәчесе вазыйфасын башкара. Бу вакыт эчендә бурычларын намуслы башкаруы, халык белән уртак тел таба белүе, җаваплылыгы нәтиҗәсендә җитәкчелекнең дә, хезмәттәшләренең дә, авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең дә хөрмәтен яулап өлгергән. Шуңа әлеге бәйгедә дә аны хуплаучылар бихисап булды. Кырмыскалы һәм Бакалы районнарыннан тыш, Татарстанда, хәтта Төркиядә яшәүче туганнары, дуслары да аның өчен тавыш бирде. Әлбәттә, Әлмәт дәүләт нефть университетында укучы улы Илвир һәм балалар бакчасына йөрүче кызы Әдилә дә, әниләренә көч биреп, аның өчен җан атып тордылар.
– Бәйгедә катнашып, барлык уй-теләкләрне, хыялларны тормышка ашырырга мөмкин булуына тагын бер тапкыр инанасы һәм башкаларга да моның мөмкин булуын күрсәтәсе килде. Бу бәйге миңа онытылмас тәэссоратлар бүләк итеп, шатлыкта да, авыр минутларда да ярдәмгә әзер булган туганнарымның, дусларымның шулкадәр күп булуын күрсәтте, – ди Ләйсән.

Айсылу Таһирова “Кызыл таң”ны бәләкәйдән укып үскән. Гәзитне аның әнисе гомер буе алдырган, ә балалары кечкенә чагында кичләрен, эштән кайткач, гәзитне аларга кычкырып укыган. Бүген Чакмагыш районының Иске Бәшир авылында яшәүче Айсылу, гәзитебезгә тугры калып, “Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендә тора. Үзе турында менә нәрсәләр яза:
“Әниебез безне, өч баланы, нәнәебез (әтиемнең әнисе) белән бергә карап үстерде. Каенанасы белән 35 ел тату гомер кичерделәр. Кызганычка каршы, әни күптән түгел якты дөньядан китте. Тырышлыгыбыз аңардан киләдер. Ул 40 ел савучы булып эшләде, үзен аямады. Сурәте мактау такталарыннан төшмәде. Республика ярышында беренче урын яулап, “Муравей” мотороллеры алган чаклары да булды.
Сеңлем һәм энем – бүген минем зур ярдәмчеләрем, терәгем. Үземнең кызым һәм ике улым, оныгым бар. Алар – минем зур байлыгым. Кызым гаиләсе белән Уфада яши. Өлкән улым Себердә вахта ысулы белән эшли. 24 яшьтә, өйләнмәгән әле. Кече улым Динислам 8нче сыйныфта укый. Менә шул төпчегем белән дөнья көтәбез. Узган җәйдә 105 баш каз, 20 күркә, 15 мулард, 55 тавык үстердек. 7 кәҗәбез, 2 үгезебез, 8 песиебез бар. Бакча үстерәбез. Үзем машина йөртәм, җәйләрен печәнгә йөрибез. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшлим. “Җәй сылуы” конкурсында тышкы кыяфәтем белән түгел, эшләрем белән җәй сылуы буласым килде”.

Резеда НУРТДИНОВА,

Эльвира ЯМАЛТДИНОВА.

Фотолар гаилә архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас