+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 март 2022, 09:38

Фаил Фәтхетдинов: “Мәгълүмати энтропия барып чыкмаячак!”

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген илебез халкы моңача күрелмәгән мәгълүмати сугыш корбанына әверелде. Халык арасында паника, хаос тудыру өчен Украина җитәкчелеге, Көнбатыш илләре белән берлектә, социаль челтәрләрдә махсус коткы тарату өчен тәүлегенә 50 мең доллар түгә. Шушы мәгълүмати сугыш өчен атна-ун көн эчендә бу илләр бер миллиард сумнан артык акча сарыф иткән дә инде. Бу акча безнең илгә каршы гына файдаланылган дип уйларга ярамый, димәк, ул фашизмны яклау өчен тотыныл­ган дип тә аңларга кирәк.

Фаил Фәтхетдинов:“Мәгълүмати энтропия барып чыкмаячак!”Фаил Фәтхетдинов:“Мәгълүмати энтропия барып чыкмаячак!”
Фаил Фәтхетдинов:“Мәгълүмати энтропия барып чыкмаячак!”

Чит ил мәгълүмат чараларыннан күренүенчә, АКШның махсус хезмәтләре Джо Байденга Русиягә каршы моңарчы күрелмәгән масштабта киберкорал кулланырга тәкъдим ясаган. Ә НАТО альянсы безнең илгә ялган-фейк мәгълүматлар тарату фабрикасына әйләнгән.

Бу турыда Русиянең Федерация Советы комиссиясе рәисе Андрей Климов менә нәрсә ди: 

“Көнбатыш илләрендә мәгълүмати сугыш планы күптән әзерләнгән булган. Фейк эшләүче “фабрикалар” Польшада урнашкан. Әлбәттә, алар үзләренең кураторлары — Америка Кушма Штатлары күзәтүе астында, өйрәтүе буенча эшчәнлек алып бара. Русофобия утын кабы­зуның  төп максаты – Луганск һәм Донецк халык республикаларын саклау һәм яклау буенча баручы махсус операция турында ялган мәгълүмат тарату”.  

Бүген Украина җитәкчелегендә утыручылар Русиядәге тотрыклылыкны какшату, халык арасында паника, хаос тудыру өчен кулларыннан килгән пычрак эшнең барысын да эшли. Аларның мәгълүмати һөҗүмнәренең төп максаты – Русия солдатларын агрессор, басып алучы, кеше үтерүче итеп күрсәтү, аларны булмаган җинаятьләрдә гаепләү. Моның өчен Русия солдатларының үлеме, хәрби техниканың юкка чыгарылуы, әсирлеккә эләгүчеләр турында ялган мәгълүмат таратыла. Болар барысы да Русия халыклары аңында мәгълүмати энтропиягә, ягъни буталчыклыкка китереп, властька карата ышанмаучылык тудырыр өчен эшләнә. Кыска гына итеп әйткәндә, ил эчендә мәгълүмати энтропиядән сәяси энтропиягә этәрергә тырышалар.

Мөхтәрәм укучыларыбыз!

Без мондый коткыга бирелергә тиеш түгел. Безнең өчен иң мөһиме – илебез һәм халыклар иминлеге. Барыбыз да бердәм булып, милләт­челекнең яңа учакларын кабызырга тырышучыларга, нацизм калдыкларына каршы торып, үткән гасырда бөтен дөньяны тетрәткән фашизмны бу гасырда тагын бер тапкыр оясында тончыктырырга тиешбез. Безнең көч – бердәмлектә һәм халыклар дуслыгында!

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас