

Башкортстанда исерек килеш юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан шоферга карата җинаять эше кузгатылган.
Хокук сакчылар хәбәр итүенчә, 3 мартта 29 яшьлек "Opel" автомобиле йөртүчесе Төньяк урамыннан барганда, каршы як полосага чыгып, ВАЗ-21124 машинасы белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Русия җиңел машина йөртүчесе һәлакәт урынында вафат булган. Тикшерү барышында чит ил машинасы водителенең исерек булуы ачыкланган.
Шоферга гаеп белдерелгән инде. Шулай ук, аңа карата сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы да сайланган.
Фото: bash.news сайтыннан.