

Эльвира Мәсгуть кызы үзенең туган төбәге – Кушнаренко районының Карача-Елга авылында да алдынгы карашлы, уңган гүзәл затларның берсе буларак билгеле. Машина йөртә, бакча үстерә, авылча күпләп мал-туар, кош-корт асрый, сарыкларын кыркып әзерләгән йонны эрләп, бәйләм бәйли, тегә, чигә, чүкеч-балта да тота белә... Ә инде аш-суны, чыннан да, телеңне йотарлык итеп әзерли. Өч кызы да үзе кебек осталар.
Моннан тыш, Эльвира Фәрәхетдинова җәмәгать тормышында кайнап яши. Ул – авылның старостасы. Бер заман, авылдагы буаларның күбесе ерылып, каз-үрдәкләр чумарлык сулыклар бетеп барганда, ул ире Ирек Фәнүс улы, сабакташы Дим Зыя улы белән тал басып киткән, ерылган буаны төзекләндерергә керешә. Әйткәндәй, алар өчесе дә мәктәптә бер сыйныфта укыган. Сабакташларга авыллары язмышына битараф булмаган авылдашлары да кушыла. Шул ук юл белән инде сукыраеп барган Карагали чишмәсенең дә “күзләрен ача” алар. Авыл зиратын койма белән уратып алып, аны чистартуда да өлеше зур старостаның.
Моннан тыш, ул авылларда кайчандыр бик популяр булып, хәзер онытыла барган матур бер гадәтне кайтара. Яңа ел алдыннан ат бизәп, Кыш бабай белән Карсылуны утыртып, ветераннарга, мөмкинлекләре чикле балаларга күчтәнәчләр тараталар. Тагын өлкәннәр, инвалидлар көннәрендә дә бүләкләр әзерләнә. Чыгымнарны, башлыча, Ирек һәм Эльвира Фәрәхетдиновалар күтәрә.
Янә “Саумысыз, авылдашлар!” һәм башка авыл бәйрәмнәрен оештыруны да исәпкә алсак, Карача-Елга авылы старостасы башкарган эшләр байтак җыелып китә. Эльвира Фәрәхетдинованың “Кызыл таң” гәзите бәйгесендә җиңүе бу исемлектә иң дәрәҗәле урыннарның берсен алып тора, билгеле.
“Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендә бәйгеләр бик мавыктыргыч бара, анда катнашучыларны ахырга кадәр ярыш чәме ташламый. Шул ук вакытта бу конкурслар дуслык, бердәмлекнең кадерен белүче кешеләрнең никадәр көчле булуын да күрсәтә.
Резида ВӘЛИТОВА.
Фото гаилә архивыннан.