

VKда карауларның ике тапкыр артуы һәм "ВКонтакте" клипларында яңа роликларны йөкләү турында хәбәр итә. "Без башка платформалардан контент авторларын киңкүләм теркәүне һәм клиперлар ягыннан активлыкның үсүен билгеләп үтәбез, алар күптән безнең белән", - дип белдерделәр социаль челтәрнең матбугат хезмәтендә.
Шулай ук хәзерге шартларда аралашу һәм уңай хис-кичерешләр алмашу аеруча актуаль дип билгеләп үтелә.
Моннан тыш, социаль челтәр бу мәйданчыкка күчкән яңа кулланучылар һәм блогерларны сәламләде. Шулай ук "VK клипларда" гомум призлы фонд 100 миллион сум белән яңа активлык башлап җибәрә. Нечкәлекләре соңрак игълан ителәчәк.
Хәзер Башкортстанда "ВКонтакте"ның 2 миллионга якын кулланучысы бар.
Фото: "ВКонтакте"