+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 март 2022, 12:25

ЦУР: Кардан чистарту темасы һаман актауль

Уфаның Кольцевой урамы буенча 109нчы йортта яшәүчеләрне түбәдәге кар катламы куркыткан.

ЦУР: Кардан чистарту темасы һаман актаульЦУР: Кардан чистарту темасы һаман актауль
ЦУР: Кардан чистарту темасы һаман актауль

Биредә яшәүчеләр бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Башкортстан ЦУРы сигналны Орджоникидзе районы хакииятенә тапшырды. Куркыныч карны төшергәннәр.

Яз җиткәч, Башкортстанда кар чистартуга шикаятьләр кимемәде. Юлларны чистартуга түбәләрдән аккан су, баскан кар, боз сөңгеләре өстәлә. Юллар темасы мөрәҗәгатьләр статистикасында беренчелекне нык тота - өч ял көне эчендә 251 шикаять. Икенче урында икътисад һәм бизнес темасы - 177 хәбәр. Өченче урында - 77 мөрәҗәгать белән төзекләндерү.

Түрәләрнең битләре ешрак яңалыклар һәм файдалы мәгълүмат чыганагы була. Министрлар нәрсә турында яза? Ничек язалар - шулай ук мөһим. Бу хакта Башкортстан белән идарә итү үзәгенең туры эфирында сөйләделәр.

Көн кадагындагы тема һәм грамоталы тапшыру буенча-шундый нәтиҗәләр. 23 февральдән 2 мартка кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгы постлары - 288 мең, Мәдәният министрлыгыныкы - 90 мең, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты постлары - 78 мең, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыныкы - 50 мең, Мәгариф министрлыгыныкы 46 меңнән артык карау җыйган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас