+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 март 2022, 13:20

Күченеп килүчеләр эшкә урнаштырылачак

Русия почтасы Башкортстанда күченеп килүчеләрне эшкә урнаштыру программасын башлап җибәрә.

Күченеп килүчеләр эшкә урнаштырылачакКүченеп килүчеләр эшкә урнаштырылачак
Күченеп килүчеләр эшкә урнаштырылачак

Күченеп килүчеләр статусы булган кешеләрне эшкә урнаштыру буенча Русия почтасы программасы хәзер илнең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә.

Аның буенча элемтә операторы, почтальон, шулай ук Русиянең конкрет субъектында ачылган башка вакансияләргә урнашырга мөмкин.

Рәсмиләштерү өчен бары тик күченеп кайтучы таныклыгы гына кирәк булачак. Эш, кандидатларның теләкләренә карап, ашыгыч яки сроксыз хезмәт килешүе буенча, шулай ук өлешчә эш белән тәэмин итү шартларында мөмкин булачак.

Ачык вакансияләр турында белү өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://www.pochta.ru/vacancy-list - төбәк исемен күрсәтергә (Башкортстан), исемлектә кызыксындырган позицияләрне табарга, аларны ачарга, «откликнуться»га басарга һәм үз контакт мәгълүматларыңны кертергә. Шуннан соң кандидат белән персоналны сайлау буенча белгеч элемтәгә керәчәк. Шулай ук эшкә урнашу мөмкинлекләре турында 8-800-200-28-84 бердәм почта үзәге яки үзең яшәгән төбәкнең мәшгульлек үзәкләре аша белергә мөмкин.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас