

Һәрхәлдә, шундый игъланнар пәйда булган. Билгеле булуынча, сатуга чыккан һәр әйбернең үз алучысы булмый калмый.
"Макдональдс" тиз туклану рестораннары челтәре белән бәйле кәгазь пакетлар, стаканнар һәм башка атрибутика сату турында берьюлы берничә белдерү пәйда булды.
Искәртеп узабыз, башка компанияләр артыннан, "Макдональдс" тиз туклану рестораннары да эшен илебездә вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булуын белдерде. Әмма Уфада алар кичә эшләде әле.
Сайтларда 90 мең сумлык пакет һәм хәтта "Макдональдс"ның 3,8 миллион сумлык "пакеттагы пакетын" сату турында белдерүләр пәйда булды – сатучы ике бүлмәле фатирга тигез бәяләнгән алмаш тәкъдим итә, тик Черниковка бистәсен тәкъдим итмәүне сорый. Биредә 400 мең сумлык кәгазь стакан да, хәтта бер пакеты 1 мең сумлык шикәр дә табарга була. Сатучы, аны икене алганда, өченчесен бүләккә тәкъдим итә.
Мәчегә - үлем, тычканга - көлке...