Фейк авторлары Русия һәм Украина халкы хисләре белән уйный, аудиторияне дошманлаштырырга тырыша.
"Бу мәгълүмат агымы шулкадәр зур ки, без кайвакыт кайда ялган, кайда дөреслек булуы турында шикләнәбез. Әлеге очракта бу, чыннан да, фейк. Йөкле хатын-кызлар белән кадрлар ясалган, кайбер кызлар берьюлы берничә рольдә уйный. Шул ук вакытта учреждение үзе күптән ябылган инде. Ул милләтчеләр тарафыннан ныгытылган объект буларак файдаланылды.
Бүген һәр мәгълүматны яңадан тикшерергә, ярты сүздән ышанмаска, мониторингларга, алданмаска тырышырга кирәк, дип саныйм. Чөнки, балалар, гаиләләр, өлкән буын белән бәйле барлык нәрсә кешеләр тарафыннан һәрвакыт авыр кабул ителә", - дип саный Ольга Панчихина.
Искәртеп узабыз, Мариуполь бала тудыру йортының Русия хәрбиләре тарафыннан җимерелүе, нәтиҗәдә, кечкенә балалар һәм бала табучы хатын-кызлар зыян күрүе турында хәбәр тиз таралды. Русия Оборона министрлыгы бу провокация, дип белдерде.
"Беренчедән, авиаһөҗүм турындагы яңалык көн уртасында пәйда булды, ә зыян күрүче хатын-кызлар белән кадрлар челтәрдә күпкә соңрак - 9 март кичендә таралды. Анда, чыннан да, бала табучы хатын-кызлар булса, коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм урынга килгән шаһитлар гадәттән тыш хәл урыныннан үз телефоннарына фото ясарлар иде.
Икенчедән, бу дәваханәдә персонал да, пациентлар да булмау турында 8 мартта ук Русиянең БМО каршындагы рәсми вәкиле Василий Небензя әйтте: «урындагы халык, Мариуполь шәһәренең 1нче бала тудыру йортының бөтен персоналын куып чыгарып, ВСУ анда ут позициясе булдырды" , дип хәбәр итә», — дип белдерде ул.
Экспертлар фикеренчә, техник һәм визуаль туры килмәү әлеге яңалыкның бары тик бер максатны - Русияне дөнья җәмәгатьчелеге күз алдында дискредитацияләүне күздә тота дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
Фото: башинформ