+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 март 2022, 11:55

Бизнес ярдәм итәчәк

Республика Премьер-министры Андрей Назаров Телеграм-каналда түбәндәге постны урнаштырган.

Бизнес ярдәм итәчәкБизнес ярдәм итәчәк
Бизнес ярдәм итәчәк
"Бүген бизнеска хезмәт күрсәтү буенча эшнең ничек җайга салынуын тикшерү өчен Күпфункцияле үзәккә бардым. Моның өчен анда махсус булдырылган "тәрәзә"ләр бар. Белгечләргә сораулар бирдем, алар, әлбәттә, документлар буенча консультация бирергә сәләтле, әмма бүгенге катлаулы ситуациядә эшкуар нәрсә эшләргә тиешлеге турында мәгълүмат бирергә әзер түгел.

Шуңа күрә ике як өчен дә уңайлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен эшкә бизнес та кушылачак. Эшкуарлар шундый башлангыч белән кичә Кризиска каршы штаб утырышында чыгыш ясады. Без идеяне хупладык. Аларның вәкилләре компетентлы һәм үз коллегаларына күпфункцияле үзәк офисларында консультация бирергә әзер. Барлык оештыру һәм техник мәсьәләләрне хәл итүгә бер атна бирелә, шуннан соң кабат бирегә киләчәкмен, эшләрнең сыйфатын сынап караячакмын. Хезмәтләр республиканың барлык КФҮләрендә дә офлайн һәм онлайн күрсәтеләчәк".

t.me/aknazarov

Фото: peoples.ru 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас