

Социаль челтәрләрдә Уфада 15 яшьлек кыз егет аркасында үз яшьтәшен кыйнаганлыгы турында хәбәр таралды. Зыян күрүченең бөере зарарланган һәм баш мие селкенгән, диләр.
Бу коточкыч хәлне берничә үсмер күзәтеп торган һәм видеога төшергән. Алар кызларны туктатырга уйлап та карамаган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә һөҗүм итүче үз корбанының башта йөзенә сугуы, ә аннан соң аны егылганчы кыйнавы, башына, эченә тибүе турында шәрехләделәр.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Зыян күрүче кызның ата-анасы прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыена. Алар "сугыш чумары"н гына түгел, ә бу хәлгә юл куючы мәктәп хезмәткәрләрен дә җавапка тарттырмакчы.
Фото: "ВКонтакте"