+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 март 2022, 05:00

Чит ил студентларының Караиделдәге маҗаралары

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Светлана Туразянова УДНТУ белән берлектә уникаль акция оештырды.

Чит ил студентларының Караиделдәге маҗараларыЧит ил студентларының Караиделдәге маҗаралары
Чит ил студентларының Караиделдәге маҗаралары
Үткән шимбәдә республика­бызның иң гүзәл район­нарының берсе булган Караиделдә чит ил студентлары катнашлыгында гадәти булмаган чара үтте. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Светлана Туразянова, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Олег Баулин, район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин катнаштылар.

Кызыклы чара район үзәген­дәге 1нче мәктәптә хакимиятнең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Зилә Закирова җитәк­челегендә кунакларның өлкән сыйныф укучылары белән очрашуыннан башланып китте, анда балаларга чит ил студентлары үзләре алган белемнәре буенча һөнәри юнәлеш бирүне күз уңын­да тотучы осталык дәресләре үткәрде.
Арытаба очрашулар район­ның Караяр авылы клубында оештырылды. Гүзәл районның тагын да матуррак почмагы бул­ган бу як халкы республиканың “Аек авыл” конкурсында катнаша. Шушы темага багышланган җан­лы аралашуга, кунаклардан тыш, район хакимияте башлы­гының социаль сәясәт буенча урынбасары Рамил Вәлинуров, район Советы секретаре Фәрит Әюпов, урындагы биләмә башлыгы Рәйсә Солтанова да кушылдылар. Шунда ук халык кәсепчеләренең күргәзмәсе оештырылган иде.
Ахырда Зилә Галинур кызы кунакларны урындагы халык белән ихлас фикер алышуга чакырды. Ул, чыннан да, бик ихлас килеп чыкты: университет ректоры Олег Баулин югары уку йортында белем алу үзенчәлекләре турында сөйләсә, анда белем алучы Ангола, Мисыр һәм Йәмән студентлары үзләре белән таныштырып үтте, вузда студентлар өчен булдырылган шартлар турында сөйләде, үз халыкла­рының бию флешмобын күрсәтте, сәламәт һәм аек тормыш алып баруга мөнәсәбәтләрен белдерде, халыкка кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте.
Районда күренекле малтабар Фәнил Юнысов Шамрат авылында ел саен чаңгы фестивале үткәрүе белән дә киң билгеле. Быелгы бәйрәм чарасында Африка һәм Азия кыйтгаларыннан килгән егет-кызларның катнашуы аңа экзотик төс биреп кенә калмады, чит ил студентларын Башкортстанның гүзәл табигате белән дә якыннан таныштырды. “Чит ил кешеләренең Башкортстандагы маҗаралары” проектын, шушы уникаль идеяне тормышка ашыруга депутат Светлана Туразянова белән нефть университеты ректоры Олег Баулин даими игътибар биреп киләләр. Караидел районында да әлеге башлангыч матур һәм онытылмаслык тәэссоратлар калдырды: урындагы халык та чит ил студентлары белән узыша-узыша чаңгы юлыннан үтте, каргизгечләрдә йөрде, кунаклар белән ихлас аралашты һәм фотога төште.
– Без илнең әйдәүче вуз­ла­рының берсе – Уфа дәүләт нефть техник университеты белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, – диде Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин. – Бүгенге чара кысаларында да без аның ректоры Олег Баулин белән вуз һәм Караидел районы арасындагы эшчәнлек буенча фикер алыштык, киләчәккә ниятләре­безне аныкладык һәм болар барысы да тиешле нәтиҗәләрен бирер дип өметләнәбез.

Фәнис ГӘРӘЕВ.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас