Ереваннан Мәскәүгә очкан самолетка ашыгыч рәвештә Самарада төшәргә туры килгән. Бортпроводникларга тугыз айлык сабыйның әти-әнисе мөрәҗәгать иткән, бала алмага төелгән һәм сулый алмый башлаган. Экипаж якындагы аэропортта самолетны утыртырга карар кылган.
Гадәти рейс һавага күтәрелеп ике сәгать чамасы вакыт узгач, бортпроводниклар командирга самолет салонында кечкенә кызның тын алалмавы турында хәбәр итәләр. Сабый алмага төелгән була.
Аңа алманы әти-әнисе биргән. Һава судносы капитаны якындагы аэропортка төшү турында карар кабул итә. Ә анда баланы ашыгыч ярдәм табиблары көтеп тора.
Җир өсте хезмәтләре ашыгыч ярдәм станциясе белән элемтәгә керә, самолет төшү белән кызны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр.
Юлда аның хәле начарлана башлый, табибларга реанимация чаралары комплексы үткәрергә туры килә.
Бала әти-әнисе белән бергә дәваханәгә урнаштырылган, хәзер аның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамый, дип хәбәр итә “Комсомольская правда” басмасы.
Фото: mk.ru