+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 март 2022, 18:25

Тимур Кәлимуллин белән горурланырга сәбәп бар!

Республика белән идарә итү үзәгенең чираттагы посты горурланырлык батырлык кылучы ир-егет турында.  

Тимур Кәлимуллин белән горурланырга сәбәп бар!Тимур Кәлимуллин белән горурланырга сәбәп бар!
Тимур Кәлимуллин белән горурланырга сәбәп бар!

“2020 елның ноябрендә Баймакның бер йортында янгын чыга. Беренчеләрдән булып янгынны юстициянең өлкән лейтенанты Тимур Кәлимуллин күреп ала һәм халыкка ярдәмгә ташлана. Килгән коткаручылар белән бергә ул аңсыз хатын-кызны эвакуацияли. Ә аннары янган йорт балконында балаларны күреп ала...

Тимур Кәлимуллин уйлап тормыйча, бинага әйләнеп кайта, аннан ике сабыйны алып чыга, ә аннары өченчесенә йөгерә. Тагын ике яшүсмерне һәм пенсионерны янгын хезмәте хезмәткәрләре эвакуацияләде.

Тимур Кәлимуллин Русия Эчке эшләр министрлыгының Баймак районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә тикшерүче булып эшли. Һөнәрен аңлы рәвештә сайлаган. Ә үз эшендә иң мөһиме дип ул гаделлекне саный.

Тимур Айдар улы Кәлимуллин генерал-майор Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Горурланырлык сәбәп бу!”

#ЦУРБашкортостан #ПоводГордиться

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас