

Башкортстан үз кешеләрен ташламый – бу безнең республика җитәкчелегенең төп принципларының берсе. Радий Хәбиров Уфа туристларының Русиягә кайтуын оештырырга кушты.
Ә менә барысы да ничек башланган. Хургадада ял иткән Миләүшә Хисамиева Башкортстан Башлыгы сәхифәсендә кызы белән өйләренә кайта алмаулары турында язды: махсус рейс белән очарга сәламәтлеккә бәйле проблемалар комачаулаган, хәзер исә туристларны кунакханәдән урамга куалар икән.
Башкортстан ЦУРы республиканың Тышкы икътисади элемтәләр министрлыгына мөрәҗәгать итте. Уртак тырышлык белән туристларга Русиягә кайтырга ярдәм иттек. Хәзер аларның Уфага кайтуларын көтәбез.
Исегезгә төшерәбез, чит илдән өйләренә кайта алмаган кешеләр өчен файдалы элемтәләр:
▫ Русия Чит ил эшләре министрлыгының тәүлек буе эшли торган кайнар линиясе: +7 495 695 45 45
▫ Русия Чит ил эшләре министрлыгының махсус почтасы: dskc@mid.ru
▫ "Ростуризм"ның кайнар линиясе: 8 800 200 34 11 (8дән 20 сәгатькә кадәр)
Башкортстанның ситуацион үзәге: +7 347 218 19 19 (8дән 20 сәгатькә кадәр). Шулай ук консультация сорап WhatsApp +7 (904) 735-37-79 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.