+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 март 2022, 13:00

Берәдәк этләрне нишләтергә?

Агрессив этләрне үтерергә ярыймы?

Берәдәк этләрне нишләтергә?Берәдәк этләрне нишләтергә?
Берәдәк этләрне нишләтергә?

14 мартта Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге атналык киңәшмәдә берәдәк хайваннар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү проблемалары һәм чаралары турында фикер алыштылар.

Андрей Назаров ассызыклаганча, соңгы вакытта берәдәк хайваннар белән хәл кискенләште, шул исәптән кешеләргә һөҗүм итү очраклары да ешрак күзәтелә башлады.

- "Роспотребнадзор" мәгълүматларына караганда, ел саен ил буенча медицина учреждениеләренә 400 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, этләрнең һөҗүме кайчагында күңелсез тәмамлана. Безнең республикада да хәлне уңышлы дип атавы кыен. Узган елда гына да этләр тешләү нәтиҗәсендә 5 меңнән артык кеше медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, - диде Премьер-министр.

Сукбай хайваннар мәсьәләсен хәл итү проблемалары һәм чаралары турында республиканың Ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин җентекләбрәк сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта күзәтүчесез этләр белән хәл иң проблемалы булып кала.

- Алар, беренче чиратта, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен куркыныч тудыра һәм еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәпче булып тора, - диде Азат Җиһаншин.

Ветеринария хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада 150 мең эт һәм 149 мең песи, моннан тыш, якынча исәпләүләр буенча, 50 меңнән артык хуҗасыз хайван исәпләнә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматларына, ярашлы, былтыр медицина учреждениеләренә хайваннар тешләгән 7979 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән этләрдән зыян күрүчеләр саны – 5394.

Хайваннар белән эш итү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен 2018 елның декабрендә Дәүләт думасы тарафыннан «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында" Федераль закон кабул ителгән. Әлеге закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан «этләрне тоту, стерильләштерү, вакциналау һәм яшәгән урыннарына кире кайтару» ысулы буенча гына күзәтүчесез хайваннар белән эшләү тәртибе билгеләнгән.

Агрессив хайваннарны эвтаназияләүне һәм аларны элекке яшәү мохитенә кайтаруны тыю кертелгән, бу аларны приютларда гомерлеккә карап-тотуны күздә тота. Дәваланмый торган авыру хайваннар гына эвтаназиягә дучар ителә. Күзәтүчесез калган хайваннарны тоту чараларын үткәрүне оештыру буенча дәүләт вәкаләтләре муниципаль берәмлекләрнең урындагы үзидарә органнарына бирелде. Бүгенге республикада 8 муниципаль учреждение һәм 24 шәхси оешма хайваннар санын тәртипкә салу буенча чараларны тормышка ашыра.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча республика Премьер-министры муниципалитетлар башлыкларына һәм ветеринария идарәсенә берничә йөкләмә бирде.

- Күзәтүчесез калган хайваннар белән эш итү буенча чаралар үткәрүгә контракт төзегән подрядчы оешмалар эшенә катгый контроль оештырырга кирәк. Моннан тыш, хуҗалары булган хайваннарны исәпкә алу һәм теркәүне тәэмин итү зарур, - диде Андрей Назаров.

Фото: u24.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас