+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 март 2022, 07:25

Биш авыл берьюлы айный

Ә сездә ничек?

Биш авыл берьюлы айныйБиш авыл берьюлы айный
Биш авыл берьюлы айный

Күгәрчен районының биш авылында хәмер сату тулысынча тыелырга мөмкин. Әлеге торак пунктларда яшәүчеләрнең күбесе “коры закон” турында күмәк карар кабул итте.

Дәүләт җыелышы-Корылтай спикеры Константин Толкачев аңлатуынча, спиртлы эчемлекләр сатуны локаль тыю республика законы белән билгеләнә, ә аның проектын район Советы эшли. Депутатлар норманы карый башлаганчы ул Хөкүмәтнең уңай бәяләмәсен алырга тиеш. Закон проекты карау өчен гыйнвар аенда ук алынды, әмма аның буенча карар әлегә кабул ителмәгән.

“Коры закон”ны кертергә Куергазы районының Якшембәт һәм Якут авылларында яшәүчеләр дә теләк белдерде. Бу биләмәләр “Аек авыл” конкурсында – аек яшәү рәвешен пропагандалауны һәм сәламәтлекне тергезүне максат итеп куйган проектта — актив катнаша.

Искәртеп узабыз, әле бөтен Башкортстан буенча алкоголь сатуны тыю билгеле бер көннәрдә гамәлдә: Белем көнендә (1 сентябрь), укучыларның «Соңгы кыңгырау» көнендә, Яшьләр көнендә (27 июнь), Сабантуй көннәрендә һәм Яңа ел каникулларының аерым көннәрендә.

Фото: newsbash.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас