+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 март 2022, 10:19

Чит илдә калган туристлар кайчан кайтачак?

Узган атнада Башкортстанның Ситуацион үзәгенә гражданнардан чит илдән кайту мәсьәләләре буенча 90 шалтырату һәм хәбәр килгән.

Чит илдә калган туристлар кайчан кайтачак?Чит илдә калган туристлар кайчан кайтачак?
Чит илдә калган туристлар кайчан кайтачак?
Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.

- Эш башыннан 110 мөрәҗәгать керде. Бүген төп проблема булып рейсларны гамәлдән чыгару кала. Безнең туристлар хәтта чит ил рейсларына да эләгә алмаган очраклар да бар. 110 мөрәҗәгать итүченең 81е чит илдә кала, шул исәптән 50се - туроператор оештырган, 31е - мөстәкыйль турист. Мөстәкыйль туристлар - Грециядән, Польшадан һәм Хорватиядән күкрәк балалары булган әниләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр, алар узган атнада Ситуацион үзәк ярдәмендә кайта алды, - дип хәбәр итте ул.

Төбәк туроператорлары һәм Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, бүген республикага 25 февральдән башлап 2695 турист кайткан. Хәзер чит илләрдә 200гә якын турист кала.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас