“Ан-2” кукуруз басуларын эшкәртү өчен кулланылганнан соң ул шулай дип атала башлаган. “Кукурузник” 1947 елдан башлап җитештерелә, ниһаять, аңа алмашка заманча очкыч килә. Ул – “Байкал” самолеты.
“Байкал” проекты 2019 елдан тормышка ашырыла. Аңа Русиядә җитештерелүче мотор куелган. “Байкал”ның беренче очышы агымдагы елның гыйнвар аенда узды. Ул Екатеринбургның “Арамиль” аэропортыннан күтәрелеп, 500 метр биеклектә 25 минут очты. Очыш биреме буенча 1нче класслы очучы-сынаучы Валентин Лаврентьев самолетның һавада тотрыклылыгын һәм идарә итүчәнлеген тикшерергә мөмкинлек бирә торган маневрлар ясады. Валентин Лаврентьев: “Очыш биреме тулысынча үтәлде. Самолет системалары штат режимында эшләде”, – дип хәбәр итте очыштан соң.
“Байкал”ны быел Мәскәүдә узачак гражданнар авиациясенең “NAIS-2022” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Аны 2024 елда күпләп җитештерә башлау планлаштырыла.
Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров фикеренчә, “Байкал” төбәкләрдә урындагы һава линияләрендә пассажирлар йөртүне җанландырырга мөмкинлек бирәчәк. Ул тугыз урынлы, 3000 километр ераклыкка оча ала.Тизлеге – сәгатенә 300 километр, аңа җирдән күтәрелү өчен 210 метр озынлыктагы мәйдан кирәк.