+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 март 2022, 03:35

Пенсияләр белән ни булачак?

Бу хакта Русиянең финанс министры Антон Силуанов белдерде.

Пенсияләр белән ни булачак?Пенсияләр белән ни булачак?
Пенсияләр белән ни булачак?
«Россия 1» телеканалы эфирында ул ил җитәкчелеге инфляцияне һәм илдәге пенсияләргә бәйле вәзгыятьне игътибар белән күзәтәчәк, диде.

"Пенсионерлар - ил җитәкчелеге тарафыннан бик зур игътибар бирелгән кешеләр. Шуңа күрә без бәяләрне игътибар белән күзәтәчәкбез. Һәм, әлбәттә, пенсионерларны бу шартларда ярдәмсез калдырмаячакбыз", - дип хәбәр итте ул.

Финанс министры билгеләп үткәнчә, бюджетта кирәкле товарларны тәэмин итү һәм исәп-хисап ясау өчен ресурслар җитәрлек.

"Һичшиксез, тормыш өчен кирәкле товарлар җитештерүне тәэмин итү өчен безнең акча җитәрлек. Үзәк банк финанс системасына тиешле ярдәм күрсәтәчәк", - дип белдерде Антон Силуанов.

Фото: дусзн.рф

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас