+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 март 2022, 06:55

Республикага килүчеләр саны арта

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Республикага килүчеләр саны артаРеспубликага килүчеләр саны арта
Республикага килүчеләр саны арта
2021 ел нәтиҗәләре буенча гомум миграция үсеше 14 879 кеше тәшкил итте. Чагыштыру өчен, 2020 елда без кимүне теркәдек – 4956 кеше.

Сигез ел эчендә беренче тапкыр уңай динамиканы узган ел уртасында күрдек. Безнең республикада яшәүчеләр азрак китә башлады, кайчандыр акча эшләргә киткән кешеләр, шул исәптән безнең «северян»нар да кире кайта. Чит илләрдән кайтучылар саны арта. Һәм бу нәтиҗәдә - безнең республикада яшәүче һәр кешенең казанышы. Кешеләр перспективалар өчен килә, без алар өчен моны тудырабыз. Җитди инвестпроектларны гамәлгә ашырабыз, махсус икътисади зоналар һәм алгарышлы үсеш территорияләре булдырабыз, заводлар төзибез, яңа технопарклар ачабыз. Сезнең белән бергә без уңайлы мохит тудырабыз, ишегалларын, паркларны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерәбез – һәм, әлбәттә, бу безнең төбәккә карата кызыксыну тудыра.

Башкортстан вузларына укырга килүчеләр саны арта. Бу да зур эшнең нәтиҗәсе – соңгы өч елда без республика уку йортларында бюджет урыннары санын арттыруга ирештек. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге проектын зур киләчәк көтә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас