+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Марта 2022, 06:50

Авыл халкы күркәм яши! Иренмәгәннәре!

Архангель районының Арх-Латыш авылы биләмәсе башлыгы Альберт Ибәтуллин белән авыл халкының яшәеше, бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылларның үсеше һәм яңарышы, башкарыл­ган эшләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Авыл халкы күркәм яши! Иренмәгәннәре!Авыл халкы күркәм яши! Иренмәгәннәре!
Авыл халкы күркәм яши! Иренмәгәннәре!
Ярый әле авыллар бар! Игенле басулары, печәнле болыннары, җиләкле акланнары... Рәхәт, мул тормышта яшим, дисәң, иренми эшлә генә. Архангель яклары мондый нигъмәтләргә аеруча бай. Биредә умартачылык белән ялкаулар гына шөгыльләнмидер. Юкә урманнары, чәчәкле болыннары Ходай тарафыннан фәкать шуның өчен булдырылган диярсең. Уфа – Белорет автотрассы буенча үтүчеләр күреп белә: яздан көзгә кадәр юл буенда авыл халкы нәрсә генә сатмый: бал, дару үләннәре, җиләк-җимеш, гөмбә, яшелчә... Авыл халкының тырыш кешеләре хәзер эш юкка сылтанып, кул кушырып утырмый. Эшләгән кешегә эш җитәрлек: кайсысына тотынырга, дигән сорау гына килеп туарга мөмкин. Архангель районының Арх-Латыш авылы биләмәсе башлыгы Альберт Ибәтуллин белән дә авыл халкының яшәеше, бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылларның үсеше һәм яңарышы, башкарыл­ган эшләре һәм киләчәккә планнары турында әңгәмә кордык.

Тырышсаң, эшле дә,ашлы да буласың!
Менә инде өч елга якын авыл биләмәсе башлыгы йөген тартучы Альберт Әскать улы да нәкъ шундый фикердә. Стәрлетамак шәһәрендә туып-үскән егет ун ел элек гаиләсе белән шушы авыл биләмәсенә караучы Чик-Елга авылына килеп төпләнгән. Элекке заманнарда биредә латыш­ларның утарлары була. Заманында биредә Максим Горький исемендәге миллионер колхозның бер өлеше: фермалар, умарталык, техник парк урнаша. Колхоз таркалу белән авыл да ятимсери башлый. 2011 елда анда күченеп килгән гаиләләр, күркәм табигать кочагында урнашкан һәм экотуризмны үстерү өчен мөмкинлекләр булган авылга яңа сулыш өреп, этноавыл төзеп куйган. Авыл елдан-ел үсә, яңа йортлар барлыкка килә. Һәр гаиләнең үз хуҗалыгы: умартачылык, терлекчелек, табигый косметика ясау, дару үләннәре һәм чәйләр әзерләү белән шөгыль­ләнәләр, җимеш агачлары бакчалары һәм питомникларга нигез салганнар, төрле остаханәләр ачканнар. Авыл биләмәсе башлыгы Альберт Ибәтуллин билгеләвенчә, бирегә күченеп килеп, үз эшләрен ачарга теләүчеләрне алар кабул итәргә ихлас әзер.
Ул үзе дә бу якларны бер күрүдән ярата. Шуңа авылның киләчәге өчен зур өлеш кертә. Иң тәүдә авылга юл салу мәсь­әләсен күтәрәләр. Бу мөрәҗә­гатьләрен авыл биләмәсе хакимияте дә хуплап, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә тормышка ашыру мөмкинлеген белдерә. Инициатив төркемдә була Альберт Әскать улы. Шулай, башка авылларның актив кешеләре белән дә танышып, аралашып яши башлыйлар.
Күп көч салынган эш үз нәтиҗәсен бирә: программада җиңеп, юл салына. Күпмедер вакыттан актив позицияле ир-егетне авыл биләмәсе Советы депутаты итеп сайлыйлар. 11 авылны берләш­терүче, 2 меңнән артык кеше яшәүче иң эре авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын да ул зур җаваплылык белән башкара, урындагы халык та аны хөрмәт итә. Ә моның сере гади: ул һәрвакыт халык арасында. Соңгы еллардагы күркәм үзгәрешләр дә аның җитәкчелегендә мөмкин бул­ган. Киләчәккә дә ул бик зур бурычлар һәм планнар белән яши: аларның барысы да авылларны төрле юнәлешләр буенча үстерү белән бәйле.
 
Мөмкинлекләр җитәрлек
Үзәк усадьба – Максим Горький авылында республиканың Ветераннар һәм инвалидлар интернат-йорты урнашкан. Анда яшәүче 115 кешене, башлыча, шушы авыл кешеләре хезмәтләндерә. Урындагы мәктәптә 232 укучы белем ала. Якын-тирәдәге 8 авылдан укучыларны бирегә автобус белән йөртәләр. Авыл биләмәсендәге тагын ике бәләкәй авыл балалары район үзәгендәге мәктәптә белем ала. Заря авылындагы балалар бакчасы да берничә авыл сабыйларын сыендыра. Өч ФАПта авыл халкына медицина ярдәме күрсәтелә.
Үсеш, үзгәрешләр дигәндә, аның өстенлекле юнәлешләре дә бар. Элекке миллионер колхозның күркәм йолаларын дәвам итәргә тырышалар. Биредә “Үзәк” МТСының басулары урнашкан. Шулай ук терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерлар да дистәләп исәпләнә. Шулай, Приураловка авылы янында ат үрчетү белән шөгыльләнүче иң эре фермер хуҗалыкларының берсе урнашкан. Күпләр шәхси хуҗалык­ларында мөгезле эре мал, сарык, кәҗә һәм кош-корт асрый. Биредә элек-электән умартачылык зур үсеш алган, ни генә дисәң дә, моның өчен шартлар бик уңай монда.
Биләмә умартачылары, берлә­шеп, авыл хуҗалыгы кооперативы төзегән. Берничә ел элек алар республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Грантына ия булып, 3 миллион сумга якын акчаны кәрәз ясау һәм балны фасовкалау өчен корылмалар сатып алуга тотынган. Аның өчен Максим Горький авылында буш торган бинаны ремонтлап алганнар. Авыл халкының да күбесе умарта тота. Эре умарталыклар, башлыча, авылдан читтә урнашкан.
Экотуризмны үстерүгә зур игътибар бирелә. Аскын авылы янында урнашкан табигать һәйкәле статусына ия бозлы мәгарә турист­ларны үзенә тартып тора. 2017 елдан ул Русия география җәм­гыяте карамагында. Хәзер аның биләмәсе дә танымаслык булып үзгәргән, мәгарәнең үзендә дә, тирә-як биләмәсендә дә байтак төзекләндерү эшләре башкарылган. Киләчәктә биредә кышын да, җәен дә халыкны җәлеп итү өчен бик күп уңайлыклар булдыру планлаштырыла. Бу авылда әлеге вакытта туризм юнәлеше буенча шөгыльләнүче тагын берничә хуҗалык эшчәнлеге үсешә. Кыскасы, туристларны кабул итү өчен барлык уңайлыклар тудырыла.
 
Дуслык белән көчлебез
Максим Горький авылы урнашкан җирләр Октябрь револю­циясенә кадәр патша фамилиясе әгъзаларыныкы була. XIX гасыр ахырларында аларны аерым килешү нигезендә арендага бирә башлыйлар. Латвиядәге җирсез крестьяннар, имин тормыш эзләп, бу якларга килеп төпләнә. Аларга бу урындагы куе урманнарны чәчүлекләргә әйләндерү шарты куела. 1929 елларда алар “Яңа тормыш” дигән үз колхозларын төзи, аннары ул соңрак киң билгеле булган “Максим Горький исемендәге колхоз” дип үзгәртелә.
Хәзерге вакытта республикадагы латышларның да зур күпчелеге – йөзләп кеше нәкъ шушы авылда яши. Монда кемнең латыш, кемнең башкорт, татар яисә урыс икәнлеген йөзләренә карап кына аеру да кыендыр инде хәзер. Катнаш гаиләләр дә бик күп. Аларның барысын да дуслык, татулык, шушы җирне ихлас ярату берләштерә. Һәр милләтнең йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелүе аларның дуслыгын тагын да ныгыта гына.
Биредә Латыш тарихи-мәдәни үзәге уңышлы эшләп килә. Ел саен латыш халкының милли бәйрәмнәре үткәрелә, чараларга Латвиядән дә кунаклар чакырыла. Узган елга кадәр мәктәптә латыш теле дә укытылып килде. Әле укытучы булмау сәбәпле, дәресләр үткәрелми. Бу мәсьәлә белән Үзәк хезмәткәрләре районда узган чараларның берсендә мәгариф министры Айбулат Хаҗинга да мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең уңай хәл ителүен көтә авыл халкы.
Авыл биләмәсендә, шулай ук, 4 клуб, 2 китапханә урнашкан. Аларда да биредә яшәүче төрле милләт вәкилләренең йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезү, саклау, үстерү, милли-мәдәни тормышын тагын да чагурак итү җәһәтеннән зур эш башкарыла.
“Башкортстан легендалары” җәһәтеннән кебек күләмле республика чара­сының ике ел рәттән шушы авыл биләмәсендә узуы да күп нәрсә турында сөйли. Альберт Әскать улы әйтүенчә, аңа әзерлек чик­ләрендә зур эшләр башкарылган. Төзекләндерүдән тыш, кул осталарын, кәсепче­ләрне, шул исәптән экотуризм юнәлеше буенча эшләргә теләүчеләрне дә ачыклап, заман шартларында үзләренең продукциясен әзерләү, тәкъдим итү һәм Интернет аша сату буенча осталык дәресләре дә оештырганнар. Бу эшләр Русия Федерациясе Президенты грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырылган. Фестиваль исә төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баручы кешеләрне бер мәйданчыкка җыеп, үзләрен республикага гына түгел, чит илләргә дә күрсәтү, таныту мөмкинлеге бирде.
Нинди генә чара оештырылмасын, ул төрле милләт вәкилләрен берләштереп, интернациональ бәйрәмгә әверелә. Шунысын да әйтергә кирәк: аларның барысы да спиртлы эчемлекләрсез үтә. “Аек авыл” конкурсы чикләрендә дә биредә аек тормышны пропагандалау буенча күпсанлы чаралар оештырыла.
 
Төп максат – тормыш сыйфатын яхшырту
Шулай да авылда яшьләрнең калмавына борчыла җитәкче. Җир биләмәсе алу белән дә проблема юк. Соңгы елларда гына да барлык авыл­ларның чикләрен киңәйтү эшләре башкарылган. Авылда яшәргә теләүче кешене кушкуллап каршы алалар. Көнкүреш шартлары да зарланырлык түгел. Киресенчә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту бурычы куеп эшлиләр.
Әйтик, “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасы чик­ләрендә дә халыкның байтак көнүзәк проблемалары хәл ителә. 2016 елда “Юлны төзекләндерү” проекты белән җиңеп чыкканнан соң, анда ел саен катнашып һәм җиңеп киләләр. Альберт Ибәтуллин, ул вакытта авыл Советында эшләмәсә дә, барлык проектларны әзерләүдә актив катнашкан. Шуны да әйтергә кирәк: бу проектлар белән бер авыл гына чыкса да, барлык авыллар да ярдәм күрсәтә. Чөнки башкарылган эшләр авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең барысына да кагыла. Шулай, 2017 елда “МТЗ-82” тракторы алсалар, 2018 елда урындагы урта мәктәптә җылы бәдрәф төзегәннәр. 2019 елда элек алынган тракторга өстәмә корылмалар алганнар. Агымдагы елда Кызыл Ыргызлы авылы зиратын төзекләндерү проектын әзерләгәннәр.
Соңгы елларда юлларны төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Монда сүз авыллар арасындагы участокларны гына түгел, авыл урамнарын да тәртипкә китерү турында бара. Шулай, узган елда гына да Приураловка авылында юлның 4 учас­тогы, Убаларда – 2, Заряда 1 урамга юл са­лынган, Муллакайда – 1, Максим Горькийда 3 урамның юл өслеге барлык шартларына туры китереп төзекләндерелгән.
Контейнер мәйданчыкларын урнаштыруга авыл биләмәсе хакимияте чүп реформасы башлану белән тотынган. Аларның барысы да санитар-эпидемиологик та­ләпләр буенча коймалап алынган. Күптән түгел авылларда тагын сигез контейнер мәйданчыгы эшләп куйганнар. Урамнарны яктырту мәсьәләсе дә үзләренең көче белән хәл ителеп килә.
 
Алда яңа бурычлар тора...
Билгеле, авыл җирендә эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Бер мәсьәләне хәл итүгә икенчесе өлгерә. Күп чыгымнар таләп итүче эшләр дә үз чиратын көтә. Шундыйларның берсе – Максим Горький авылы клубы менә инде 18 ел ябык тора. Кайчандыр эшне башлаган булганнар: түбәсен япканнар, фасадын ремонтлаганнар. 2000 елларда инженерлык коммуникацияләре салынган. Шуннан соң эш тукталып калган.
Соңгы ел ярым эчендә бу эшкә гомум көч белән тотынырга карар иткәннәр. Район хакимияте башлыгы, Башкортстан Башлыгы Хакимияте вәкилләре, депутатлар, хәвефсезлек буенча белгечләр, инженер-төзүчеләр составында берничә комиссия утырышын үткәреп, эш планын әзер­ләгәннәр. Узган елның көзендә янгын хәвефен кисәтү һәм бинаны капиталь ремонтлау проектларын әзерләгәннәр, эшне оештыру буенча экспертларның тәкъдим­нәрен алганнар. Әлеге вакытта бинаның торышын тикшерәләр. Республика Хөкүмәтеннән финанс ярдәме алуга да алдан килешү бар. Капиталь ремонттан соң Максим Горький һәм якын-тирәдәге авылларда яшәүче­ләргә шатлык өстәп, 200 урынлык тамаша залы, зур сәхнәсе булган, хәтта китапханәне үз түбәсе астына сыйдырган заманча клуб ишекләрен ачачак.
Кыскасы, Арх-Латыш авылы биләмәсендә тормыш кайный. Авыл биләмәсе башлыгы әйтүенчә, биредә яшәү, лаеклы эшләү, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү, күңелле һәм файдалы ял итү өчен барлык шартлар да бар. Яшә, эшлә, иренмә генә!

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас