+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Марта 2022, 03:05

Инстаграмга алмашка "Россграм" килә

28 марттан Русиянең үз инстаграмы - Россграм эшли башлый.

Инстаграмга алмашка "Россграм" киләИнстаграмга алмашка "Россграм" килә
Инстаграмга алмашка "Россграм" килә
Русиядә Инстаграмның аналогы – "Россграм" барлыкка киләчәк.

Бу хәбәр проектның рәсми сайтында дөнья күрде. 28 марттан барыбызга да таныш функцияле һәм Android белән iOS өчен мобиль кушымталы яңа социаль челтәр барлыкка килә. Башта аңа топ-блогерлар һәм партнерлар керә алачак.

Гадәти кулланучыларга ул апрель аенда ачылачак.
 
Социаль челтәрне "ВКонтакте" белән Telegramны оештырган Павел Дуровның курсташы Александр Зобов эшләгән.

Фото: Россграм сайтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас