

Бүген Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкилләре «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге каршындагы Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнарына иҗтимагый ярдәм штабына беренче кирәк-ярак чараларын алып килделәр. Алар тарафыннан озак саклана торган 38 тартма азык-төлек җыелган.
"Донбасс инде 8 ел дәвамында зур бәладә. Бу елларда 14 меңгә якын кеше корбан булган. Без, күршеләр, без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш. Безнең беребез дә кешеләр проблемаларыннан читтә калырга тиеш түгел. Алар үз теләге белән өйләрен ташлап китмәде, ләкин безнең Ватаныбыз гаять зур һәм бердәм - барысына да икмәк җитәрлек. Үзара хөрмәт һәм тугандаш хезмәттәшлек булганда, нинди генә проблемалар булмасын, алар хәл ителә. Тынычлык кына булсын, - дип шәрехләде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. - Без бу республикаларда яшәүчеләргә чын күңелдән ярдәм итәбез. Аллаһ боерса, якын арада бу күп газап күргән төбәктә тынычлык торгызылачак".
Фото: "Бердәм Русия"