Бүген, 17 мартта, Туймазы районында зур янгын очрагы теркәлгән. Бу хәл Тимер авылында булган.
Янгын турында хәбәр 5:48 сәгатьтә кергән. Килгән янгын сүндерүчеләр 06:07 сәгатьтә утның башка йортларга күчүен туктаткан, 07:01 сәгатьтә ачык януны тулысынча сүндергән.
Янгын сүндерү вакытында биредә яшәүче 75 яшьлек кешенең гәүдәсе табыла. Аны коткарып кала алмаганнар. Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Фото: bash.news сайтыннан.