+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 март 2022, 05:25

Бәяләр артуны авызлыклау зарур

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайда азык-төлек товарларының республика базары торышына мәгълүмати-аналитик күзәтү үткәрү буенча эшче төркем утырышы узды.

Бәяләр артуны авызлыклау зарурБәяләр артуны авызлыклау зарур
Бәяләр артуны авызлыклау зарур
— Бәяләр динамикасын карадык, аларга йогынты ясый торган факторлар һәм беренче чиратта кирәкле товарларның кыйммәтләнүен тоткарларга ярдәм итәчәк механизмнар турында фикер алыштык, — диде парламент Рәисе Константин Толкачев. — Товарларның билгеле бер төркеме, барыннан да элек, терлекчелек һәм кошчылык продукциясе, узган ел ук инфляциядән югарырак үсеш күрсәтте, әмма хәзер бәяләргә турыдан-туры макроикътисади факторлар йогынты ясый. Һәм монда эш объектив сәбәпләрдә генә түгел, ә ажиотаж ихтыяҗда да. Кешеләр, бәяләр артачак, дип, товарларны күпләп сатып алырга тырыша, тик нәкъ менә ажиотаж аларның хакы артуга китерә дә инде. Хәзер хәлне тотрыкландыру, азык-төлек белән өзлексез тәэмин итү һәм бәяләрнең спекулятив артуына юл куймау өчен чаралар күрү мөһим. Бу — төп бурычларның берсе.
Республиканың Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларының 53 төренә көн саен мониторинг үткәрелә. Мониторинг барлык муниципалитетларда да бердәм методика буенча алып барыла. Күзәтүгә эләккән сәүдә объектларының (ярминкәләрне һәм базарларны да кертеп) саны 350дән 480гә кадәр арткан.
— Аерым товарларга бәяләр арту күзәтелә, — диде Константин Толкачев. — Болар — бакалея, сөт һәм ит продукциясе товарлары. Аерым алганда, шикәргә ваклап сату бәяләре арту сәбәпле, депутатларга күп мөрәҗәгатьләр килә. Ритейлерлар белән сәүдә бәясен чикләү турында килешүгә ирешелгән инде. Җитештерү һәм логистика этабында бәяләрнең ничек куелуына анализ ясала. Федераль дәрәҗәдә күрелүче чаралар (чит илгә шикәр чыгаруны тыю, җитештерүчеләрне эчке базарга юнәлтү) ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр балансын тәэмин итүгә һәм шул рәвешле бәя хасил итүгә йогынты ясый. Безгә республика базарында контрольне көчәйтергә кирәк.

фото:ljrate.ru  
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас