

- Соңгы елларда чуваш халкы белән эшләүче Башкортстан китапханәләрендә онлайн-акция, онлайн-марафон, осталык дәресләре, флешмоблар, онлайн-конкурслар кебек формалар үсеш алды. Безнең хезмәткәрләр визуаль мәдәният чараларын актив куллана, чуваш әдәбиятын пропагандалауга һәм китапларны рекламалауга юнәлтелгән үз видеопродукциясен ясый. Алар арасында электрон күргәзмәләр, презентацияләр, видеороликлар, буктрейлерлар бар. Без чыгарган барлык басмаларны, пособиеләрне һәм методик киңәшләрне Башкортстан китапханәләренә җибәрәбез һәм шулай ук чуваш секторының социаль челтәрләрдәге төркеменә (https://vk.com/club135962687) куябыз, - ди Бишбүләк үзәк район китапханәсенең чуваш халкы белән эшләү секторы мөдире Надежда Тарасова. - Данлыклы якташыбыз Фатих Кәрим һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның чуваш телендә шигырьләр җыентыгы, Филипп Вуколов-Эрликның чувашчадан урыс теленә тәрҗемә ителгән “Телей шыракансем” (“Бәхет эзләүчеләр”) китабы басылды. Тәрҗемәләрне чуваш теле укытучысы Лия Архипова ясады.
Үткән елда 7-18 яшьлек балалар өчен “Чувашча фильм төшерәбез” республика конкурсы игълан ителде. Анда чуваш телендә видеоролик әзерләргә, аны социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк иде. Шулай ук, “Яков Ухсайны укыйбыз” республика конкурсы узды.
Былтыр Бишбүләк үзәк район китапханәсе төбәк Башлыгының Башкортстанның дәүләт телләрен һәм республика халыкларының телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурста “Яшь блогерның иҗат студиясен төзү” проекты белән җиңү яулады.
Фото: Бишбүләк районы үзәк китапханәсе