Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров фикеренчә, бу базарда барлыкка килгән ажиотажны киметергә ярдәм итәчәк. Шикәр комы күп киштәләрдән юкка чыкты, чөнки тәэмин итүчеләр продуктны китереп өлгерми.
Ихтыяҗ зур булу сәбәпле, кайбер кибетләр бәяне күтәрә башлады. Бу хәлне тикшерүгә хәтта Монополиягә каршы федераль хезмәт кушылды, ул әлеге төр товарның иң эре җитештерүчеләрен тикшерә башлады. Түрәләрнең сүзләренә караганда, шикәргә бернинди кытлык юк.
Ә бертөрле бәяне генә билгеләп теркәп кую сатучыларга базарда үзләре теләгәнчә сәүдә итәргә мөмкинлек бирмәячәк.
Фото: мк.ру