Кырмыскалы районының Кустыгол авылы старостасы Рәшит Хөсәенов белән “Аек авыл” конкурсы чикләрендә оештырылган җыелышта таныштым. Авылдашларының аңа зур ышаныч күрсәтүе күренеп тора. Шуңа ике ел элек оештыру сәләтенә ия, кешеләр белән уртак тел таба белгән Рәшит Гыйндулла улын авыл старостасы итеп сайлап куялар.
Авыл әллә ни зур булмаса да, проблемалар җитәрлек. Бүгенге көндә бу авылда 50ләп йорт исәпләнә. Башлыча, авыл халкы бакча үстереп, мал тотып гомер итә. Шул ук вакытта фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә дә бар, әмма күбесенчә пенсионерлар яши. Шуңа карамастан, авылдагы эшләрне алып барырга – тирә-юньне, зиратны җыештыруны оештырырга, авыл Советыннан килгән яңалыкларны җиткерергә, су тәэминатын күзәтергә, газ мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Боларның барысы белән авыл старостасы Рәшит Хөсәенов шөгыльләнә.
Карлыман авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов билгеләвенчә, биредә актив һәм бердәм халык яши. Ә Рәшит Хөсәенов кебек кешеләр ярдәме белән урындагы халык белән тыгыз элемтә булдырылган. Барлык эшләрне дә алар җыелышып, сөйләшеп башкарырга күнеккән. Менә җыелышка да берничә минут эчендә шулкадәр халык килде. Яше дә, карты да авыл проблемаларыннан читтә калмый. Шуңа авылда күркәм үзгәрешләр башланган. “Уңыш” җәмгыяте ярдәме белән буа буарга тотынганнар. Авылда су челтәре юк, һәркем үз коесы белән яши. Ә былтыргы корылык үзенекен иткән – коедагы сулары да беткән. Менә шул проблеманы хәл итү өчен, иганәчеләр табып, эш башлап җибәргәннәр. Авыл халкы да эшчеләргә ярдәм күрсәтә. Боларның барысы да яшәү сыйфатын яхшырту максатында башкарыла. Авылда тагын бер проблема – газ килеп җитмәгән. Әлеге вакытта Рәшит Гыйндулла улы шул проблеманы хәл итүне хәстәрләп йөри.
— Староста итеп сайлангач, эшне зиратны төзекләндерүдән башларга булдым. Тәүдә ватсапта үзебезнең чатны булдырып, барлык мәсьәләләрне шунда тикшердек. Бу эшне авылдашларым хуплады, һәр йорттан берәр мең сум акча җыярга сөйләштек. Кемнең мөмкинлеге бар, күбрәк бирүчеләр дә булды. Читтә яшәүчеләр дә изге эшкә үз өлешен кертте. Байтак кына акча җыелды.
Карлыман авыл биләмәсе хакимиятеннән акча бүленмәсә дә, Азат Марат улы үз кесәсеннән чыгарып бирде. Шулай ук кул көче, техника белән ярдәм итүчеләр дә булды. Шуңа ниятләгән эшебезне бик тиз башкарып чыга алдык.
Рәшит Хөсәенов — шушы җирдән, шушы туфрактан. Мәктәптә үк механизатор һөнәрен үзләштерә. Туган ил алдындагы бурычын үтәп кайткач, Стәрлетамак техникумында агроном белгечлеге ала. Ләкин үзгәртеп корулар башлангач, һөнәре буенча эш булмый. Шуңа да туган колхозында механизатор да, хисапчы да, ферма мөдире дә булып эшләргә туры килә. Ә инде ферма ябылгач, Уфага йөреп эшли. Әлеге көндә ул шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә: сыерлар, үгезләр, сарыклар тота. Хатыны Рәмилә Мәкъсүм кызы Зубоводагы инфекцион дәваханәдә шәфкать туташы булып хезмәт сала. Кызлары Лилия кулинарга укыса, Ильяс — хәрби музыкант. Хөсәеновлар гаиләсе яшьли тол калган әниләре Әнисә Мөхәммәтьяр кызы белән бергә тату гомер кичерә.
Уртак эш дип янып яшәгән, туган авылының проблемалары өчен борчылып, аларны хәл итү юлларын эзләгән старостадан кустыголлылар уңды, дип ышанычлы әйтергә була. Газ баллонын китерүдә, кышын юлларны чистартуда аз гына тоткарлык булса да, иң тәүдә старостага шалтыраталар, башка үтенечләрен дә белдерәләр. Ә ул инде бу мәсьәләләрне авыл биләмәсе башлыгына җиткерә һәм шунда ук аларны хәл итүгә алына. Староста икән, ул нәкъ Рәшит Хөсәенов кебек, җаваплы, тынгысыз, кешеләрне үзе артыннан ияртә һәм проблемаларны хәл итә алырдай булырга тиеш!
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.