+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 март 2022, 18:45

Яңа бурычлар билгеләнде

Кырмыскалы районы хакимиятендә узган Иҗтимагый палатаның чираттагы җыелы­шында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм алдагы елга планнар билгеләнде.

Яңа бурычлар билгеләндеЯңа бурычлар билгеләнде
Яңа бурычлар билгеләнде
Чираттагы очрашуны Иҗтимагый палата әгъзалары көтеп алды. Чөнки пандемия чорында чараларның күбесе онлайн форматта үтте, эшчәнлекне дә тулыканлы итеп оештыру мөмкинлеге булмады. Шуңа карамастан, башкарган эшләр аз түгел. Иҗтимагый оешманың җитәкчесе Светлана Дмитриева боларның һәммәсенә аерым тукталып үтте.
Иҗтимагый палата әгъзалары күзәтү эшчәнлегеннән тыш, барлык чараларда катнашырга һәм оештыру эшләрен дә үз өстенә алырга тиеш. Боларның барысын да Светлана Витальевна алдагы ел планына керткән. Шуларга өстәп, Кырмыскалы гимназиясендә уңышлы эшләп килүче В. Вахитов исемендәге хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Марат Әбүбәкиров Җиңү бәйрәме алдыннан райондагы барлык һәйкәлләрнең торышын тикшереп чыгарга тәкъдим итте. Авыл зиратларын карап чыкканда да зыян итмәс иде. Чөнки май аенда өмәләр башлана. Кызганычка каршы, мондый чаралардан соң, башлыча, барлык чүп-чар зират эчендә ятып кала. Авыл биләмәләре хакимиятләре дә бу эшне күзәтү астына алырга һәм чүпне чыгаруда ярдәм күрсәтергә тиеш, дип билгеләде оешма әгъзалары.
Шулай ук июнь аенда район үзәгендә урам командалары арасында футбол турниры оештырырга тәкъдим итте Марат Тимерҗан улы. Физкультура укытучысы буларак, бу эшнең төп өлешен ул үз өстенә алачак. Шул ук вакытта турнирны кайда оештырырга дигән проблема бөтенләй юк. Авылның һәр өлешендә заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыклары, мәктәпләр янында стадионнар бар.
Шулай ук очрашуда райондагы коммерция карамагында булмаган оешмалар һәм аларның эшчәнлегенең ачыклыгы турында сүз барды. Әлеге вакытта районда дүрт шундый оешма эшли. Әлбәттә, район өчен бу күп түгел. Шул ук вакытта аларның санын арттыру түгел, ә нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү бурычы тора. Район хакимиятенең аналитика бүлеге начальнигы Рушания Хәмәтгалимова бу юнәлештә эшне оештыру, грант проектларын әзерләү һәм тормышка ашыру турында бик җентекле сөйләде.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас