+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Марта 2022, 13:45

Почта хезмәте Максим Горькийда ныклы иңнәрдә!

Салават Басыйровның почтага эшкә килүенә 15 ел. Башта хат ташучы булып эшләсә, 11 ел дәвамында Архангель районындагы Максим Горький почта бүлекчәсе начальнигы булып хезмәт сала. Сер түгел, бу вазыйфаны башкаручы ир-атлар сирәк. Хезмәт хакы да зур түгел. Елдан-ел эш даирәсе дә киңәя.

Почта хезмәте Максим Горькийда ныклы иңнәрдә!Почта хезмәте Максим Горькийда ныклы иңнәрдә!
Почта хезмәте Максим Горькийда ныклы иңнәрдә!
Салават Тимербулат улы әйтүенчә, эшен ул яратып башкара. Хәзер инде өй­рәнелгән дә. Шуңа авырлыкларга зарланмый ул. Әнә, мин килгән көнне дә яңа юнәлешне үзләштерү белән мәшгуль иде. Биредә “Почта-банк” бүлек­чәсен ачарга планлаштырыла. Бу бурыч та начальникның иңнәренә йөкләнәчәк. Онлайн-курс дәвамында эшнең нечкәлекләре белән таныштырганнар.
– Бүген почта бүлекчәсе атнасына өч көн генә эшли. Шуңа эш урыныма килмәгән көнне нәрсәдер җитмәгән кебек, – ди ул.
Коллектив та бердәм, тату. Максим Горький, Заря, Убалар, Аскын, Горный, Чик Елга, Приураловка, Победа, Кызыл Ыргызлы авылларын дүрт хат ташучы хезмәт­лән­дерә. Аларның да иңнәрендә зур тәҗрибә ята. Елена Бәширова, Марина Фәйзул­линаның хезмәт стажлары дистә елдан артык, Полина Фәйзуллина һәм Ләйсән Фазлыева да эшнең барлык нечкәлекләренә төшенгән, авылдашларының хөрмәтен яулаган кешеләр.
– Командам яхшы, бер­дәм. Бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз. Бу эшкә хат ташучылар үзләре теләп, авырлыгын аңлап килделәр, шуңа аны җиренә җиткереп башкаралар. Товар сату буенча да план даими рәвештә үтәлеп килә. Авыл халкы да аларның эшеннән канәгать, – ди җитәкче, хат ташучыларның һәммәсен мактау сүзләре белән телгә алып.
Салават Басыйров почтага очраклы гына килә. Бәлки, шундый җаваплы эш башкарырмын дип яшьрәк вакытында уена да китермәгәндер. Мәктәпне тәмамлау белән Уфа моторлар төзү заводына эшкә урнаша. Аннары – армия хезмәте. Диңгезче-чик сакчысы булып Петропавловск-Камчатскида хезмәт бурычларын үти. Хезмәтен тутыргач, тагын ике елга контракт буенча кала. Ләкин туган авылы – Заря үзенә тарта. Һәм ул кайтып, урындагы колхозга эшкә урнаша. Биш ел тирәсе терлекчелек комплексында хисапчы, мөдир булып эшли. Кызганычка каршы, коллектив хуҗалык таркалгач Салават Тимербулат улы да эшсез кала. Нәкъ шул вакытта Заря авылында хат ташучы булмый. Башка эш тапканчы эшләп тор инде, дип чакырып алалар. Дүрт елдан ул вакыттагы почта бүлекчәсе начальнигы Рима Кояшева пенсиягә китә, хәзер инде аның урынын тәкъдим итәләр. Шулай итеп, бу йөкне дә иңнәренә салып, бүгенге көнгәчә уңышлы гына күтәреп килә. Стенада тезелеп киткән Мактау грамоталары да шул хакта сөйли. Соңгы елларда берничә тапкыр матбугат бас­маларына яздыру буенча план күрсәткечләрен үтәгән өчен Кырмыскалы почтамты җи­тәкчелегенең, шулай ук хезмәт бурычларын намуслы башкарган өчен Федераль почта элемтәсе идарәсенең Мактау грамоталарына да лаек бул­ган. Менә агымдагы елда да район басмаларына яздыру буенча Кырмыскалы почтамты буенча планны 100 процентка үтәп, беренче урынга чыкканнар.
Шулай ук авыл биләмә­сенең иҗтимагый тормышында да актив катнаша, шул исәптән сайлаулар вакытында участок сайлау комиссиясе рәисе бурычларын башкара Салават Тимербулат улы.
Үрнәкле гаилә башлыгы да ул. Тормыш иптәше Индира Альберт кызы белән 7 бала тәрбиялиләр. Аларның өчесе – студент, өчесе – мәктәп укучысы, ә иң бәләкәенә – өч яшь, ул балалар бакчасына йөри.
Тормыш иптәше “Милосердие” ветеранар һәм инвалидлар йорт-интернатында эшли. Пандемия чорында анда ике атналап та чыкмый эшләргә туры килә. “Мондый вакытта авырдыр инде: эшкә дә барырга, балаларны да карарга кирәк, мал-туар, йорт мәшә­катьләре дә сезнең иңгә ята?” – дип сорыйм.
– Юк, эшли башлаган елларда гына авыр иде. Хәзер эшемдә бер кыенлык та сизмим. Өйдәгесен дә, почта эшен дә бергә тартып, тигез алып барырга тырышам, хәзер моңа өйрәнелгән инде, – ди Салават Тимербулат улы.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас