- Биредә яшәүче ир белән хатын янгын сүндерүчеләр килгәнче эвакуацияләнде, алар зыян күрмәде. Аларның гомеренә бернәрсә дә янамый. Барысы да биредәге мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Арслан Шәфыйковның уяулык, кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Мунчада башланган янгынны ул беренче булып күрә. Бер минут та үтми, ул күршеләренә йөгерә һәм янгын чыгу турында хәбәр итә, шулай ук янгын сүндерүчеләрне чакырта, — дип хәбәр итәләр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. - Ул аяксыз калган 68 яшьлек иргә чыгарга ярдәм итә. Аның инвалид арбасын һәм култык таякларын да коткара. Аның 67 яшьлек хатынына да Арслан тәрәзә аша чыгарга ярдәм итә.
Янгын сүндерүчеләр 117 квадрат метр мәйданда утны сүндерделәр.
Арслан Шәфыйков дәүләт бүләгенә лаек булачак.