+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 март 2022, 09:13

Безнең урамда маньяк йөри!

Ул кызларга ташлана.

Безнең урамда маньяк йөри!Безнең урамда маньяк йөри!
Безнең урамда маньяк йөри!

Кичә башкалада Уфа шоссесы буенча 6нчы торак йорт подъездында билгесез ир бер кызга ташланган. Бу хәлне беренче катта урнаштырылган видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

Язмада телефонлы кызның подъездга керүе, ә аның артыннан ир-егет баруы күренә. Лифтка килеп җитәрәк ул кызга ташлана, стенага кыса, ә аннары кызны кыйный башлый. Һөҗүм корбаны кычкыра, бәлки, ул шул рәвешле җинаятьчене куркыткандыр. Бәхеткә, капюшонлы кара куртка кигән ир башка зыян китермәгән, ә чыгып йөгергән. Шулай ук видеода һөҗүмченең сул җиңе эленеп торуын да абайларга була, бәлки, аның бер кулы юктыр, я ул сынган һәм күкрәк читлегенә бәйләнеп куелгандыр.

Шул ук көнне бу адәм актыгын Русия урамындагы 39нчы йорт күзәтү камералары да эләктереп алган.

Әлегә полицейскийлар Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре белән берлектә җинаятьчене эзли.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас