

Бу хакта бүген Башкорстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкорстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр иттеләр.
"Ел башыннан 54 кеше үлгән, узган елда бу вакытка әлеге күрсәткеч 79 кеше булган", — дип белдерде Александр Булушев.
"Янгыннарда үлүчеләр саны шулай ук 19 процентка кимеде", — дип хәбәр итте Фәрит Гомәров.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге темпны сакларга кушты.