Мондый очраклар турында хәбәр Русиянең төрле төбәкләреннән килә.
Хәзер үзләрен банк вәкилләре дип атаучы кешеләр карталарны халыкара түләү системасыннан өзәчәк, дигән сылтау белән Русия банклары карталары турында мәгълүматларны белергә омтыла.
"Шалтырату өчен сәбәп - акчаларны счеттан төшерү яки санкция чикләүләре нәтиҗәсендә банк операцияләрен глобаль блокировкалау ихтималы булуы", - дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова.