13нче холык төзәтү колониясендә (Уфа) 22 мартта, янәсе, 600гә якын хөкем ителүче тоту шартларын катгыйландырудан канәгать булмыйча баш күтәргән. Ведомствода мессенджерларда таралган ИК-13дә булган хәл турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип белдерәләр.
"22 март кичендә ике отряд җитәкчелегенә режим таләпләрен йомшарту соравы белән мөрәҗәгать иткән. Алар белән әңгәмә үткәрелде һәм гамәлдәге законнар нормалары аңлатылды. Хөкем ителүчеләр холык төзәтү колониясе хакимияте позициясе белән килеште һәм законсыз дәгъвалардан баш тартты. Хәл җайга салынган. Хәзерге вакытта учреждение штат режимында эшли", - диләр Җәзаларны үтәтү буенча урындагы идарәдә.
Шулай ук колониядә ОНК вәкилләре дә булган.
"Намуссыз гражданнардан таралган фейкларга карамастан, хөкем ителүчеләргә карата махсус чаралар һәм физик көч кулланылмады - моңа сәбәп һәм законлы нигез дә булмады. Хөкем ителгән гражданнар үзләре закон бозучы гамәлләр башкармаган. Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә таратыла торган фейк мәгълүматына ышанмау сорала", - ди "Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре советы" гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Олег Галин.
Ул мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклауны тәэмин итү буенча Башкортстан Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Александра Дремина һәм комиссия әгъзалары белән берлектә хөкем ителгәннәр тарафыннан тәртипсезлекләр турындагы мәгълүматны тикшерү өчен Уфаның 13нче төзәтү колониясендә булган.
Фото: Башинформ