Бу оешма Кырмыскалы районында эшчәнлеген 2020 елда башлап җибәрде. Нәкъ “Джума ти” компаниясе Һиндстан, Кения, Кытай, Көньяк Африкадан кайтарылган сыйфатлы чәйне төреп, сатуга чыгара. Ә кайбер чәйләрнең тәмлелеген аңа Башкортстанда үскән төрле үләннәр, чәчәкләр һәм киптерелгән җиләк-җимешләр кушылуы белән аңлатырга мөмкин.
– Безнең продукция Татарстан һәм Чечен республикаларында, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләрендә дә яхшы таныш. Узган елда Башкортстанда үскән үләннәр кушылган чәйләрне ясау буенча эшне башлап җибәрдек, аларны да базарга чыгарабыз. Безнең якларда яшәүчеләр өчен алар аеруча файдалы, шуңа ихтыяҗ да зур булыр дип ышанам, – ди оешма җитәкчесе Вилдан Абдулов.
Киләчәктә компания товар әйләнешен һәм сату географиясен киңәйтү, брендның танылуын арттыру өстендә эшләргә ниятли. Бу исә “Башкортстан продуктлары” проектында катнашу белән дә бәйле булачак. “Джума ти” анда уңышлы катнашып китәр, дип ышанасы килә. Ни генә дисәң дә, сыйфатлы чәйгә ихтыяҗ һәрвакыт зур булды.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.