+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2022, 06:43

Юл кырыена чыгып очкан...

Водитель исән калганмы?

Юл кырыена чыгып очкан...Юл кырыена чыгып очкан...
Юл кырыена чыгып очкан...

Кичә 18:00 сәгатьтә Башкортстанның Учалы районындагы Поляковка - Вознесенка юлының 3нче километрында 42 яшьлек ир-егет, борылышта "ВАЗ-2114" машинасы белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып очкан. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 36 яшьлек пассажирны төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатканнар.

"Шоферның исерек булуы билгеле", — дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү башланган.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас