+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 март 2022, 05:55

“Балалар өши, көрткә бата-чума йөри...”

Уфада уен мәйданчыгы кардан чистартылган, ә Благоварда бакчага ремонт ясаганнар.

“Балалар өши, көрткә бата-чума йөри...”“Балалар өши, көрткә бата-чума йөри...”
“Балалар өши, көрткә бата-чума йөри...”
“Без инде бу проблема белән мөрәҗәгать иткән идек, әмма ул һаман да хәл ителми. Безнең Благовар районының Иске Санны авылында балалар бакчасында бик салкын! Шуның нәтиҗәсендә сабыйлар еш авырый. Бакчага киез итекләр, җылы кофталарда йөрергә, свитерда һәм чалбарда йокларга мәҗбүрләр. Балаларны салкын бакчага йөртми чарабыз юк, чөнки безгә эшләргә кирәк, ә өйдә калдырыр кеше юк. Балаларыбыз авырмасын өчен ярдәм итүегезне сорыйбыз!” — дип язган социаль челтәрләрдә аларның ата-аналары.

15 мартта район мәгариф бүлеге начальнигы Зәбит Ишмәтов хәбәр итүенчә, Беренче Май авылы “Елочка” балалар бакчасының Санны филиалында төркемнәр һәм бәдрәф бүлмәләрендә идәнне җылыту буенча ремонт эшләре тәмамланган.
Стәрлетамак шәһәреннән Людмила Муллагулова күпфатирлы йорт ихатасында инвалидлар өчен парковка урыны булдыру турында язган. “Инвалид бала бу йортта фатир милекчесе булып тора. Шушы уңайдан идарәче компаниягә мөрәҗәгать иттек, алар хакимиятнең шәһәрне төзекләндерү бүлегенә җибәрделәр. Анда йортта яшәүчеләрнең 70 процентыннан имза җыярга яки махсус урынны үз исәбебезгә җиһазларга, дип җавап бирделәр. Ни өчен республиканың башка шәһәрләрендә бу мәсьәлә идарәче компания гаризасы буенча, нинди дә булса имзалар җыймыйча һәм бушлай хәл ителә? Стәрлетамак үз законнары белән аерым дәүләтме әллә?” — дип аптырый ул.
“4 мартка Октябрь проспекты буенча 11нче йорт янында махсус парковка оештырылды”, — дип җавап бирә бу мөрәҗәгатькә Стәрлетамак хакимиятенең социаль коммуникацияләр бүлеге начальнигы Лариса Кәримова.
Бер Уфа кешесе социаль челтәрләрдә эшчеләрнең Цюрупа урамында, беренчедән, үзләреннән соң чокыр калдыруларына, икенчедән, люкны ахырына кадәр япмаулары сәбәпле, анда җиңел генә төшеп китәргә мөмкин булуына зарланган.
Башкортстан ЦУРы сигналны Уфаның Совет районына тапшырган. Вакыт узгач, мөрәҗәгать авторы башкарылган эшләр турында отчет ясаган. “Башкаланың битараф булмаган кешесенә зур рәхмәт. Барысы да шундый булсын иде, — дип язалар Республика белән идарә итү үзәгеннән. — Без халыктан килгән шикаятьләр белән эшлибез. Максатыбыз бер, аны безнең алда гына түгел, республика Башлыгы Хакимияте командасы алдында Радий Хәбиров куйды — кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Шушы принцип буенча эшлибез дә. Эш башлаганнан алып Башкортстан ЦУРы командасы районнардагы, министрлык һәм ведомстволардагы коллегалары белән бергә 320 меңнән артык мөрәҗәгатьне эшкәртте. Һәм безнең өчен аларның һәрберсе мөһим”.
Нефтекамадагы чүп контейнерлары торган мәйданчыкта тәртип урнаштыру өчен дүрт сәгать вакыт кирәк булган. Республика җитәкчесе Радий Хәбировның “ВКонтакте”дагы рәсми битендә 8 март көнне 12 сәгать 16 минутта Нефтекамада яшәүче Гүзәл Матвееваның чүп-чар өелеп ятуы турында язмасы чыкты. Ул Ленин урамындагы 51, 51б һәм 51а йортлары янындагы чүп савытларының чүп-чар белән тулуы турында яза. ЦУР хезмәткәрләре бу хәбәрне шәһәрне җыештыру өчен җаваплы кешеләргә оператив рәвештә тапшыра. Шул ук көнне, 16 сәгать 29 минутта ук, Нефтекама хакимияте хезмәткәре Юлия Гыйльмуллина “Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыятенең төбәк операторы хезмәткәрләре барлык чүп-чарны әлеге йортларның ишегалдыннан чыгаруын хәбәр итә.
“Набережная урамындагы 45нче йорт янында балалар мәйданчыгын һаман чистарта алмыйлар. Кайчан башкарылачагы да билгесез. Балаларга уйнарга урын юк, көрткә бата-чума йөгерәләр”, — дип яза Альбина Маточкина. Ике көн үтү белән бу тирәне ялт иттереп чистартып куйганнар.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас