+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 март 2022, 09:10

Күңел ачу тапшырулары санын киметергә чакыралар

Русиянең хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе, элекке мәдәният министры Владимир Мединский Русия телеканалларына күңел ачу тапшырулары санын киметергә һәм аларны тарихи киноларга алыштырырга тәкъдим итте.

Күңел ачу тапшырулары санын киметергә чакыраларКүңел ачу тапшырулары санын киметергә чакыралар
Күңел ачу тапшырулары санын киметергә чакыралар

Аның сүзләренчә, чит ил фильмнарын да, хәтта авторлык хокукларыннан башка да күрсәтергә мөмкин. «Хәзер бу авторлык хокуклары кемгә кирәк инде?» — диде ул.

"Безнең комиссия әгъзалары исәбендә телеканаллар вәкилләре бар, сезгә мөрәҗәгать итәм: хезмәттәшләр, әйдәгез, күңел ачу тапшыруларын киметик әле. Бу әлеге вакытта шактый сәер күренә. Без барыбыз да элеккечә яшәгән кебек кыланабыз, әмма бу алай түгел, - диде Русия Президенты ярдәмчесе тарихи белем бирү буенча ведомствоара комиссиянең икенче утырышында.

Күңел ачу программалары урынына «үзебезнең илнең яхшы кинолары»н күрсәтү максатка ярашлы булачак", - дип билгеләп үтте ул.

"Хәтта чит илләрнең яхшы киносын да, хәтта авторлык хокукларыннан башка да. Хәзер бу авторлык хокуклары кемгә кирәк? Кешеләр сезгә рәхмәтле булачак", - дип өстәде Мединский.

Шул рәвешле илебез өчен горурлык хисен уятырга ниятлиләр, ахры.

фото: culture.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас