2022 ел башыннан Кырмыскалы районында 10 янгын очрагы теркәлде, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 7гә азрак. Бәхеткә, һәлак булучылар юк, шулай да бер кеше тән җәрәхәтләре алды.
Янгыннар нәтиҗәсендә дүрт йорт, өч автомобиль, ике каралты һәм бер кибеткә шактый зыян килде. Бу янгыннарның төп сәбәпчесе – электр корылмаларын файдалану кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларының төзек булмавы. Шулай итеп, ел башыннан транспортта янгыннар санының артуы күзәтелә.
Теләсә кайсы транспорт чарасы – ул хәвеф чыганагы. Автомобиль узелларының һәм агрегатларының, аеруча ягулык системасының һәм электрүткәргеченең төзек булмавы янгын чыгу куркынычын бермә-бер арттыра. Бу мәсьәләдә автомобиль хуҗаларына үзләреннән башка беркем дә ярдәм итә алмый. Автомобиль тулысынча төзек булырга тиеш. Әгәр дә машинада йөргәндә ниндидер шик туа икән, мотлак рәвештә үткәрелгән эшләрнең сыйфатына гарантия бирелүче, сертификаты булган автосервиска барырга кирәк. Белмәгән-күрмәгән автосервиска барганчы, бераз кыйммәтрәк булса да, автомобильне ышанычлы һәм квалификацияле белгечләрдә хезмәтләндерү хәерле.
Гади генә янгын сүндерү җайланмасы да автомобиль хуҗасына янгын чыгуның башлангыч чорында үзенең техникасын үзаллы сүндерергә һәм зур бәладән коткарырга ярдәм итә. Янгын сүндерү җайланмасы булган очракта да, әгәр аның белән файдалана белмисез икән, нәтиҗәсе булмаячак. Янгын сүндерү җайланмасын файдалану буенча инструкцияне укып чыгу өчен 10 минут вакытыгызны кызганмагыз, шулай ук гамәлдә дә кулланып карагыз. Практикадан күренүенчә, күңелсез хәлләрнең барысына да кешеләр үзләре гаепле. Кагыйдәләрне һәм инструкцияләрне игътибарсыз калдырмагыз, алар сезнең хәвефсезлекне тәэмин итү максатында булдырылган. Хәтерегездә тотыгыз: әгәр дә бу кагыйдә һәм инструкцияләр буенча эш итмисез икән, җиһазларның берсе дә ярдәм итмәячәк.
Илгиз ГАДЕЛШИН,
Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән дознавателе, эчке хезмәт капитаны.