+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 март 2022, 13:10

Министрлык белән БДАУ килешү төзеде

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Министрлык белән БДАУ килешү төзедеМинистрлык белән БДАУ килешү төзеде
Министрлык белән БДАУ килешү төзеде

Килешү кысаларында кадрларны әзерләүнең сыйфатын күтәрү өчен үзара файдалы хезмәттәшлек оештырылачак. Моннан тыш, ведомство белән вуз арасындагы хезмәттәшлекнең бер юнәлеше – университетны тәмамлаучыларның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәте үтү.

- Аграр университет белән безне күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, без күп еллар хезмәттәшләр белән уртак эш алып барабыз. Башкорт дәүләт аграр университеты - безнең мөһим стратегик партнерыбыз, министрлык хезмәткәрләренең берничә буынын әзерләгән терәк вузыбыз. Дәүләт гражданнар хезмәте өчен сыйфатлы кадрлар әзерләүнең әһәмияте бәяләп бетергесез, чөнки гражданнар хезмәтенең нәтиҗәлелеге кадрлар потенциалына, аның квалификациясенә, белеменә, сәләтенә бәйле, – диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Министрлыкның һәм университетның хезмәттәшлеге шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне, министрлыкның дәүләт хезмәткәрләренең университетның фәнни-белем бирү эшчәнлегендә катнашуын, студентларны гамәли әзерләүне оештыруны һәм үткәрүне күздә тота.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас