Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайда парламент Президиумының илленче утырышы узды. Утырышны аның Рәисе Константин Толкачев алып барды. Президиум парламентның чираттагы кырык икенче утырышын 31 мартка билгеләде һәм аның көн тәртибен формалаштырды.
Карау өчен барлыгы 20дән артык мәсьәлә чыгарылган. Депутатлар эшне Башкортстан Контроль-исәп палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турындагы отчетын тыңлаудан һәм фикер алышудан башларга планлаштыра. “Башкортстан Республикасының 2022 елга һәм 2023-24 елларның план чорына бюджеты турында”гы Законга үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты иң әһәмиятлеләрдән исәпләнә.
“Башкортстан Республикасында алкоголизмны, наркоманияне һем токсикоманияне кисәтү турында“ Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты республикада айныткычларны оештыру өчен норматив-хокукый база булдыруга юнәлтелгән. Алар дәүләт яки муниципаль учреждениеләр рәвешендә булдырылачак.
“Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексының 11.1 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты депутат таләбенә җавап җибәрү срокларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертүне күздә тота.
“Токымчылык турында“ Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты республикада яңа катнашучыларны җәлеп итү һәм административ киртәләрне киметү юлы белән токымчылык эшен үстерүгә юнәлтелгән. Хәзер токымлы терлекчелек белән юридик берәмлекләр генә шөгыльләнә ала икән, тиешле закон кабул ителгәч, фермерларда һәм эшкуарларда да шундый мөмкинлек барлыкка киләчәк.
Икенче һәм өченче укуда кабул итүгә планлаштырылганнары арасында – Башкортстан Республикасының “Умартачылык турында” Законына үзгәрешләр кертү турында” Закон проекты. Документ нигезендә умартачылык инфраструктурасы объектларын төзү һәм урнаштыру буенча таләпләр аныклана. Умарталарның пестицидлар һәм агрохимикатлар белән агулануын булдырмау өчен чаралар каралган.
Шулай ук киләсе утырышта депутатлар мировой судьялар вазыйфасына сайлау өчен кандидатураларны караячак һәм “Республика мәгариф системасында һөнәри эшчәнлекне норматив-хокукый тәэмин итү проблемалары” мәсьәләсе буенча парламент тыңлауларын уздыру турында карар кабул итәчәк. “Русия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт думасына тикшерүгә кертү мәсьәләсен карау планлаштырыла.