Хәзер аларны яшәү урыны буенча гына түгел, ә әлеге вакытта яшәгән урын буенча да алырга мөмкин. Аларны электрон сертификат ярдәмендә сатып алырга була.
Бу ничек эшли? «Мир» картасына инвалидны шәхси реабилитацияләү программасында каралган конкрет техник чара өчен компенсация суммасы бәйләнә һәм бу акчага бары тик аны гына сатып алырга була. Болар протезлар, колак аппаратлары, коляскалар, култык таяклары һәм башка кирәкле әйберләр булырга мөмкин.
Сертификатны социаль яклау органнарында рәсмиләштерергә була, аны шул исәптән онлайн сатып алганда да кулланырга мөмкин.