

Шунысы мөһим, барлык фракцияләр дә, идеологик аңлашылмаучанлыкларны онытып, закон проектын бертавыштан хуплады.
Хәзер Русия Кораллы Көчләренең ил һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклау, халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау максатларында кулланылуы турында белә торып ялган мәгълүмат тарату өчен 700 меңнән алып 1,5 миллион сумга кадәр штраф каралган, 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү мөмкин. Хезмәт урыныннан файдаланып фейклар тараткан өченңнәфрәт яки дошманлык мотивлары буенча 10 елга кадәр срок яный. Авыр нәтиҗәләргә китергән очракта, 10-15 елга иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Дәүләт думасы шулай ук Кораллы Көчләрне дискредитацияләү өчен административ җаваплылык кертте. Шулай итеп, аларны куллануга каршы өндәмәләр өчен (әгәр алар җинаять җаваплылыгына тарттырылмаган очракта) гражданнар өчен штраф - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләр өчен - 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/detalno/2022-03-25/zaschischaemsya-ot-lzhi-zhiteley-bashkirii-prosyat-distantsirovatsya-ot-feykov-o-spetsoperatsii-2744097